2022 елның 20 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча (Татарстан) Биектау территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен алдан язылу буенча Бердәм «ачык ишекләр» көне оештыра.
Биектау территориаль бүлегендә консультация өчен алдан язылу (8843-65) 3-02-71 телефоны буенча башкарыла; (10.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.
«Ачык ишекләр»нең максаты булып, эшмәкәрләргә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе компетенциясе чикләрендә бушлай консультация ярдәме күрсәтү тора.
Биектау ТБ эшмәкәрләрне (алдан язылу буенча) Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау авылы, Полк урамы, 2г йорт, 1001 нче бүлмә адресы буенча көтә.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: консультациягә язылган эшмәкәрләргә Биектау территориаль бүлегендә булганда сулыш органнарын индивидуаль саклану чараларын (битлекләрне, респираторларны) кулланырга кирәк.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Без Сезне Бердәм «ачык ишекләр» көнендә алдан язылу буенча консультациядә көтәбез!