Әлеге матур йорт янына иртәдән үк аның булачак хуҗалары җыела башлады. Күңелле көйләр яңгырап торды, бу турыда мәдәният хезмәткәрләре кайгырткан, алар халык арасында киң таралган җырларны башкардылар. Җыелучыларны Россия көне һәм өй туйлары белән Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.
– Ипотека программасы буенча төзелгән бу яңа йортка бүген утыз гаилә кереп урнашачак. Алар арасында бер сугышта катнашучы һәм дүрт солдат толы гаиләсе бар. Бүгенге көнгә без барлык уңайлыклары булган торак белән 558 ветеранны тәэмин иттек, – диде Рөстәм Галиулла улы. – Тагын берничә гаилә калып бара, алары да, һичшиксез, яңа квартираларга күченәчәк, Биектау авылында төзелеп бетү алдында торган йортлар бар.
Аның бу сүзләре көчле алкышларга күмелде.
Район башлыгы, намуслы хезмәтләре өчен мактап, төзүчеләр Алексей Пановскийга, Рәис Муллагалиевкә, Ренат Әхмәдуллинга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
– Биектау районында ветераннарны барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итү буенча актив эш алып барыла, – диде Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Сәрия Сабурская. – Бүген яңа квартираларны яшь гаиләләр дә алуы бик күңелле. Димәк, балалар туачак, ә алар – безнең киләчәгебез бит.
Яңа квартиралар алучыларны тормышларындагы шушындый күңелле вакыйга белән республиканың Дәү-ләт торак фонды вәкиле Мәгъдүт Гатауллин, җаваплылыгы чикле “Инвест” ширкәте генераль директоры Владимир Алаев һәм башкалар котлады.
Яңа хуҗаларга ачкычларны тапшырганнан соң бәхетле гаиләләр яңа квартираларына ашыктылар.
Гөлнара белән Айдар Салиховлар гариза биргәннән соң яңа квартираны өч ел көткәннәр. Гөлнара медицина хезмәткәре, больницада эшли, Айдар – шәһәрдә. Аларның ике уллары: Райнур белән Раяз үсеп килә.
– Квартиралы булуыбызга без бик шат, – ди Гөлнара. – Биредә бөтенесе дә ошый. Олы улыбызга ике яшь, кечесенә өч кенә ай. Хәзер балаларыбызны тынычлап тәрбияли алабыз.
Гомумән, бу йорт балаларга бай булырга охшый: туганнары да, туачаклары да бар. Менә Фәйзрахмановлар гаиләсе дә артырга тора.
– Бу өч бүлмәле квартирада озакламый бишәү яшәячәкбез, – ди Айбаш мәктәбенең химия укытучысы Ландыш, түгә-рәкләнеп килгән корсагына ишарәләп. – Безнең ике балабыз бар, менә өченчесен көтәбез.
Без сөйләшкән арада гаилә башлыгы Рафил Фәйзрахманов квартираны каравын-тикшерүен дәвам итте – җитешсезлекләр калмады микән. Әгәр дә ачыкланса, төзүчеләр аларны бер атна дәвамында бетерергә вәгъдә иттеләр.
Әлдермеш авылыннан фронтовик хатыны Маһирәҗәп апа Хәйруллина, аңа үзе дә лаек булса да, бу квартираны ире Кәримнән бүләк дип кабул итте. Сугыш башланганда Маһирәҗәпкә унөч яшь була. Гаиләдә олы бала булганлыктан, аңа өй эшләрендә, эне-сеңелләрен карауда әнисенә булышырга туры килә. 1942 нче елда әтиләренең үле хәбәре килә. Әтисез үскән сугыш чоры балаларының язмышы бөтенесенеке бертөрле.
– Урман кисәргә дә, карьерда таш чыгарырга да туры килде, – ди кече улы Рәдифнең хатыны Гөлнур. Маһирәҗәп апа хәзерге вакытта улы һәм килене белән яши. – Әни гомере буе колхозда эшләгән. Ул бик күп авырлыклар күргән хатын. Биш бала тәрбияләп үстергән. Барлык уңайлыклары булган квартираны бик көтте инде ул.
– Көтәргә туры килде инде. Тик менә хәзер, үз квартирамда утырганда миңа бик рәхәт һәм җаным тыныч, – ди Маһирәҗәп апа. – Ветераннар турында кайгыртулары һәм безнең өчен уңай квартиралар төзеттерүләре өчен район башлыгына, республика җитәкчеләренә рәхмәт.
Чыпчык авылыннан сугышта катнашучы Фатыйх абый Сибишев та шатлыгын яшерми. Ул безгә моннан унөч ел элек Кукмара районыннан күчеп килгән.
– Миңа Көнчыгышта японнар белән сугышырга туры килде, – ди Фатыйх абый. – Сугыштан соң колхозда тракторчы булып эшләдем, хуҗалыгыбыз алдынгылар сафында иде. Сәламәтлек какшый башлагач, фермага күчтем. Мин кызым белән киленем тәрбиясендә яшим, аларга бик рәхмәтлемен. Җитәкчеләргә рәхмәт: әйбәт квартирага тиендем.
Луговая урамындагы яңа йортның төп подрядчысы җаваплылыгы чикле “Инвест” ширкәте. Производство-техник бүлек начальнигы Алексей Пановскийдан биш катлы йортның төзелү тарихы турында сорадым.
– Төзелеш эшләрен 2012 елның августында башлап җибәрдек. График бик тыгыз булды, эш кыш айларында да тукталып тормады. Күп төзүчеләр җәлеп ителде, – диде Алексей Сергеевич. – Моңа кадәр без Мичурин урамында 42 һәм 28 квартиралы ике йорт тапшырдык. Хәзерге вакытта Колхозная урамында 60 квартиралы һәм Зур Кызыл урамында 50 квартиралы йортлар төзелә.
Сөйләшү барышында киләсе елда район үзәгендә ипотека буенча 285 квартиралы тугыз катлы йорт төзеләчәген белдем. Районда мондый зур йорт беренчесе булачак.
Бу көнне биредә коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре дә бар иде.
– Монысы без үз балансыбызга кабул иткән 90 нчы йорт, – диде “Вавилон-Жилсервис” җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Рәфкать Сәмигуллин. – Зур проблемалар килеп чыкмас, була калса, бергәләп тиз арада хәл итәрбез, дип ышанабыз.
Йорт тапшыруны ачык ишекләр көне дисәң дә була. Подъездга керәсең – бөтен ишекләр ачык, квартирага күз саласың – һәркайсында да йөзләре шатлыклы елмаюдан балкып торучы бәхетле кешеләр. “Луговая” дигән матур исемле урамдагы яңа йортта бүгенгедәй шатлык, бәхет, иминлек мәңгелек булсын.
Сания ШАКИРОВА