Каһәр суккан сугыш бөтен хыялларны җимерде

2013 елның 19 июне, чәршәмбе





Тагын бер сугыш чоры буыны вәкиле булган Рәхимә Гыйлаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп  үтте.


Рәхимә  Гыйлаҗиева Казаклар авыл җирлегенең Матмыр авылында туып-үскән. Җирле  мәктәптә  өч сыйныфны тәмамлый, чөнки  гаиләнең дә аны укытырга  мөмкинлеге  булмый,  үзе дә  белем алуга  зур  омтылыш белән янмый. Укый, яза белгәч, аңа  шул  җитә.  Гомере буе колхозда эшли. Башта хуҗалык “Правда” исемен йөртә, аннан “Коммунизм” итеп үзгәртелә.


Сугыш елларында төп авырлык  Рәхимә  кебекләрнең җилкәсенә төшә. Ир-атлар, эш урыннарын хатыннарына, балаларына, әниләренә калдырып, фронтка  китәләр.


– Безне, яшьләрне, баласызларны беренче чиратта нинди авыр эш бар, шунда  җибәрәләр иде, – дип искә ала Рәхимә апа. – Берничә  мәртәбә  урман кисүгә, окоплар казуга  йөрдем. Эш  авыр булу – бер хәл, шуның белән бергә  тору өчен  бернинди  шартлар юк иде. Ачлыктан  иза чиктек, туңдык-өшедек, әмма  планны  көн саен үти идек. Аллаһы  Тәгалә  мондый газапларны күрергә  беркемгә дә язмасын иде, – дип авыр сулый ул.


Әтиләре яу  кырында  ятып калган кызларны сугыш ятим итеп кенә калмый, ул аларны бәхетле гаилә төзү мөмкинлегеннән дә мәхрүм итә.  Гомерлек тормыш юлдашы булырга хыялланган алар яшендәге егетләр фронтта һәлак булалар. Кызларга сөйгән ярлары белән бәхетле  гомер итәргә  насыйп булмый һәм алар картлык көннәренә кадәр ялгыз гомер  кичерергә мәҗбүр булалар. Күпләре инде арабызда юк.


Республикабызда 2001 елда “Кыз-әбиләр” дигән китап чыгарылган иде. Анда  безнең районнан да егетләрен фронтка озатып, аларның кайтуын гомерләре буена көткән 122  кызның исеме кергән. Аларның кайберләре  сөйгәннәреннән бер яки  ике хат алырга өлгерә, ә кайберләренә хатлар да килми, җан сөйгәннәренең үзләрен исән килеш күрү дә насыйп булмый. Рәхимә Гыйлаҗиева – “сугыш чоры кәләшләре”нең берсе. Аңа  кияүгә чыгып, балалар табып үстерергә насыйп булмый. Хәзерге вакытта аны сеңлесенең Казанда  яшәүче  балалары карап-тәрбияләп тора. Җәйгә Рәхимә апа авылга кайтаруны сорый, аның  туган якларының  матурлыгын күрәсе, яшьлегенең саф һавасын сулыйсы килә. Туганнарына рәхмәт,  алар аның теләген ихтирам итәләр һәм аның белән  бергәләп Матмырга  кайталар. Ан-да 90 яшьлек әби  рәхәт-ләнеп,  бөтен күңеле белән ял  итә.



Безнең белешмә

“Кыз-әбиләр” китабына Казаклар авыл җирлегеннән 13 кыз-әби кертелгән, менә алар:

Әхмәтшина Рәшидә,

Әхмәдҗанова Нәсыйха,

Атаҗанова Мөкәррәмә,

Гыймадиева Галия,

Гыйлаҗиева Рәхимә,

Газимова Кәүсәрия,

Галиуллина Наҗия,

Низаметдинова Шәмсеруй,

Нуруллина Фатыйма,

Сәмигуллина Миңзифа,

Хөснетдинова Әкълимә,

Хәйруллина Гөлҗамал,

Шиһапова Асия.

 

 


Сания ШАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International