Бу язмам Чыршы авылында яшәүче Юныс абый Шакиров хакында. Аның турында язганчы бу гаиләнең тамырына күз салып үтәсем килә.
Сая авылында туып үскән, хезмәт сөючән, гадел сугыш ветераны (минем дәү әтием белән дәү әнием) Ибраһим белән Зәйнәп гаиләсендә Юныс абыйның әтисе Тәлгать туып үсә. Аның авылда кермәгән йорты, хезмәте кермәгән гаилә юктыр. Аның кулыннан килмәгән эш юк. 84 яшьтә булуына карамастан, ул һаман да җырлый-җырлый нидер эшли, хәрәкәттә – бәрәкәт ди, ул. Гомере буе механизатор булып эшли, чирәм җирләр күтәрүдә катнашкан. Гармунчы, җырлап яшәүче, хезмәтен җиренә җиткереп, яратып башкаручы шушы егет Әлдермеш авылының иң эшчән, чибәр, җырлап җибәрсә, сандугачлар көнләшерлек моңлы тавышлы, аш-су остасы булган Ярулла абый кызы Кәүсәрияне урлап кайта. Зур гаиләдә яңа тормыш башлана. 1953 елның 28 июнендә, гаиләдә 11 нче кеше булып, аларның уллары туа. Аңа Юныс дип исем кушалар.
Таләпчән Тәлгать абый аны кечкенәдән эшләтеп үстерә. “Тормышта мескен булып яшәмә!” – ди ул аңа. Юныс абый аның сүзен тота. Эшләп үскән-гә көчле, гайрәтле була. Сабан туйларында көрәш батыры, гер күтәрү, таяк тартуда да алдынгылыкны бирми. 58 яшендә дә Сая сабан туенда таяк тартышып, алыптай яшь егетләрне җиңеп, беренчелекне алды.
10 сыйныфны тәмамлагач, 1970 нче елны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехниклар әзерләү бүлегенә укырга керә. 2 нче курсны тәмамлагач, аны армия сафларына алалар. Күпсанлы медицина комиссияләре, космоска очардай сынаулар үткәннән соң Юныс абыйны атом су асты көймәсенә хезмәткә алалар. Мурманск өлкәсе Североморск-8 хәрби базасында су асты көймә-сендә 3 ел хезмәт итә.
Яхшы хезмәте өчен ике тапкыр ялга кайтты. Командирларыннан әти-әнисенә рәхмәт хатлары килеп торды. 1974 елда армия хезмәтен бетереп кайтты. 1976 елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Чыршы авылына зоотехник итеп эшкә җибәрелде. З1 ел бер урында эшләп, әлеге хуҗалыкның терлекчелек тармагын район буенча беренче бишлектән төшермәде. Семинарлар бик еш уза ул эшләгән колхозда. Язгы көтүлеккә чыкканда, җәйге лагерьга киткәндә, көз көннәрендә фермаларга кайтканда республика күләмендә районара конкурслар оештырыла. Киров исемендәге колхозның Юныс абый җитәкчелек иткән терлекчелек тармагы Әтнә, Питрәч, Лаеш, Биектау районнарының иң алдынгы хуҗалыклары арасында уздырылган конкурсларда өч тапкыр беренче урынны ала. Җиңгән хуҗалыкны беренче тапкыр тирес чыгару агрегаты, икенче тапкыр – 100 баш терлеккә исәпләнгән саву аппараты комплекты, өченче тапкыр – 10 комплект ат җигү сбруйлары белән бүләклиләр. Бу Юныс абыйның тырыш хезмәтенә дә югары бәя.
Чыршы авылында тәр-типле гаиләдә үскән, акыллы, эшкә уңган Миләүшә апага өйләнеп, гаилә кордылар. 2 кыз үстереп, аларга югары белем бирделәр.
Юныс абый безнең өчен изге зат. Аңа безнең рәхмәтебез чиксез. Барлык туганнар арасында аның ярдәме тимәгән кеше юктыр. Ул “юк” дип әйтүне белми, нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, аның ярдәм кулы сузылган була. Ул килеп керсә, өйгә ямь керә, яктырып китә. Авыл апалары аның турында: “Үзе елмая инде, өстендәге күлмәге дә көлеп тора аның”, – диләр.
Абыебызны зур кайгы да читләтеп үтмәде – 33 ел бергә яшәгән хатыны Миләүшә вафат булды. Юныс абый кайгысын гармун уйнап, елап басарга тырышты. Хатын-кыз булмаган өйдән ямь китә, бушлык биләп ала. Ялгыз булуның авырлыгын үз башына килгән кеше генә аңлый. Ми-ләүшә апа кебек хатын бүтән юктыр дигән идек. Юныс абыйның эшләгән изгелекләренә күрәдер инде, үзенә тиң парын очратты.
Тормыш дәвам итә. Хәзерге гаилә тормышларына сокланып карарлык, алардан үрнәк алырлык. Сания апа Юныс абыйның балаларын үз балаларыдай күрә. Әниләре юклыгын сизмәсеннәр дип тәмле ризыкларын пешереп каршы ала, йөзе ямьле, сүзе тәмле аның. Биш вакыт намазын укып, Миләүшә апага дога кылып яши ул. Юныс абый белән Сания апа кайтып керсә, оныклары дәү әти дип түгел, дәү әни дип каршы чабалар. Олыларга иң гадел бәяне балалар бирә шул!
Сүз уңаеннан Юныс абыебызга 60 яшь тулуны да әйтеп китим инде. Аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык телибез. Бәхетләре гомерле, гомерләре бәхетле булсын. Кайгы хәсрәтләр алар гаиләсен читләтеп үтсен.
Алтмыштамы?
Алтмышта…
Шатлык та күп, сагыш та…
Юл куймыйча сагышка,
Яшә, абыем, шатлыкта.
Бирешмичә картлыкка,
Кал син мәңге яшьлектә,
Алтмышта да,
алтмышта…
Фотода Юныс Шакировның су асты көймәсендә хезмәт иткән чагы.