Үзеңне кеше иткән мәктәпне онытма

2013 елның 16 июне, якшәмбе





Бүген Россия һәм Татарстан бюджетыннан белем бирү учрежденияләренә миллионнарча сум акча бүленә. Дәүләт казнасы хисабына алар өр яңа җиһазлар, заманча техника белән тәэмин ителә. Шулай да белем учаклары иганәчеләргә мохтаҗ булып кала бирә.



Тарихтан билгеле булганча, революциягә кадәр татар мәгариф өлкәсе бары тик игелекле татар байлары хисабына яшәгән. Эшмәкәрләр, акчаларын кызганмыйча, яңа мәктәпләр, мәдрәсәләр төзегән, булганнарына да ярдәм итеп торган.

 


Хәзер заманалар башка. Җитәкчеләребез мәгариф өлкәсен даими кайгырта. Ел саен диярлек мәктәпләрне төзекләндерү, яңарту, укытучылар һәм укучылар өчен иң яхшы шартлар тудыру максатын күздә тоткан программалар кабул ителә. Әмма дәүләт казнасы мөмкинлекләре дә чикле һәм һәр мәктәпне кайгыртып тору мөмкинлеге юк.

 


Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исә һәрбер мәктәпнең үз химаячесе булырга тиеш дип саный. Бу фикерне республика җитәкчесе инде берничә ел яңгыратып килде. Быел аның тәкъдиме белән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясен уздырырга булганнар.

 


Хәйрия кылып, ярдәм күрсәтеп торган аерым кешеләр бүген дә юк түгел.  Төпле белем биреп, үзләрен көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләгән мәктәпләрен онытмыйча, алар кулыннан килгәнчә булыша. Әмма хәйриячеләр бармак белән генә санарлык, һәр мәктәпнең исә үз “кирәк”ләре бар.

 


Акцияне оештыручылар (Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы) һәркемгә үз белем йортының хәлен белергә һәм үз мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә чакыра.

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International