Руль артында рәхәтләнеп җырлый-җырлый йөри

2013 елның 10 июне, дүшәмбе






Әгәр дә кеше төп һөнәреннән тыш  күңеленә ошаган бер шөгыль дә тапса, моны олы бәхет дип санарга була. Мавыккан кешенең моңсуланырга вакыты юк, ул һәрчак  яраткан кызыклы эше  белән мәшгуль.


Галия  Камалова  зур Чыпчык авылында 1992 елдан бирле яши. Бирегә ул  Таҗикстаннан  кайткан.  Анда егерме елдан артык  яшәсә дә,  гражданнар сугышы башланып, башка  урыннардан килгән кешеләргә,  йомшак кына итеп әйткәндә, көн беткәч,  бирегә кайта.


– Таҗикстанда атышлар, корбаннар белән чын сугыш булды. Ул элекке Советлар Союзы республикаларыннан  күчеп килүчеләрнең генә түгел, җирле халыкның да  язмышын чәлпәрәмә китерде, – дип сөйли  Галия Шәйбәк  кызы. – Шундый да куркыныч булды ул көннәрдә. Мин күршеләрем, яшьләрнең, бернинди гаебе булмаган егетләр,  балаларның  үлемен үз күзләрем белән күрдем.  Квартираларыбызны, барлык мал-мөлкәтебезне  ташлап, без өч  гаилә  качтык.


Таҗикстанда ул  Турсунзадә  шәһәрендә яши, алюминий заводында эшли.


Галия тумышы белән  Башкортостанның Бүздәк районы  Урал авылыннан. Мәктәп тәмамлаганнан соң шушында ук эшләгән, ә 1975 нче  ел-да,  тормышын кискен үзгәртеп, Таҗикстанга китә. Биредә ул 23 ел яши. Чыпчыкка кайткач, механизатор булып эшли башлый.  Галия  ханым бар төр техниканы күп-тәннән  үз  итә.


– Ундүрт ел  буена Таҗикстаннан туганнарым янына кунакка үз машинам  белән кайтып йөрдем, – ди ул. – Техниканы яратам да, аны аңлыйм да. “Дружба” совхозында башта  “Т-15” тракторында эшләдем. Сугыш елларында күп хатын-кызлар тракторларда эшләгән бит, хәзер генә бу сирәк күренеш,  мин аның башка эш-ләрдән бернинди аермасын да күрмим.


Бераз  вакыттан соң Галия Камаловага  “ГАЗ-51”, аннары “ГАЗ-53” йөк машинасы бирәләр. Хуҗалыкта, аның  пөхтәлеген һәм  намуслылыгын күреп,  совхозның баш  бухгалтерын йөртергә күчерәләр. Моннан ике  ел элек ул  пенсиягә чыккан, әмма вакыт-вакыт  авырган яки чираттагы ялга киткән шоферлар урынына эшләп торырга чакыралар.


– Кешеләр үтенеч белән килгәч, ничек  сүзләрен тыңламыйсың инде. Берничә ай Чыпчык участок больницасында да шофер булып эшләдем, – дип елмая Галия ханым.


Ул үз машинасын искиткеч оста йөртә. Башта “Ока”да йөргән булган, ә хәзер исә “Шкода-Фабия” автомобилендә җырлый-җырлый җилдертә.


Шофер һөнәре аңа тормышында  җитешлек бирә: бу хезмәт  хакы да, эш стажы да, пенсиягә лаеклы чыгарга  мөмкинлек  тә.   Ә  күңелен тынычландыру өчен яраткан  мавыгуы – җырлары бар. Галия үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Быел ул ветераннар арасында уздырыла торган II нче “Балкыш” республика  фестивале лауреаты исеменә лаек булды.


– Фестивальнең Арчада узган зона турына безнең районнан  Шәпшенең “Россияночка” ансамбле, Олы Битаманның нәфис сүз  остасы Раилә Вәлиуллина һәм Чыпчыктан Галия Камалова  барды, – дип сөйләде Биектау үзәк мәдәният  йортының методик үзәк җитәкчесе   Фирдисә Сабитова. – Галия  Шәйбәковна, уңышлы чыгыш ясап, Казан шәһәре  филармониясендә  гала-концертта  катнашу хокукын яулады. Биредә аңа  лауреат исеме бирелде һәм Диплом белән акчалата премия тапшырылды. 


Галия Камалованың иҗатын составында Шамил  Әхмәтҗанов,  Георгий Ибушев, Рамил Курамшин кебек   танылган мәдәният эшлеклеләре булган вәкаләтле жюри бәяләгән.


– Узган ел дипломант булган  идем, быел лауреат  булдым. Әлбәттә, бик шатмын. Мин Арчада да, Казанда да  татар халык җыры “Уел”ны җырладым, – ди Галия. – Әзерләндем, үзем сәхнә костюмы тектем.  Минем баш киемемне  жюри әгъзалары  “Сөембикә калфагы” дип атадылар. Бу  минем генә җиңү түгел, белгечләр ярдәменнән һәм булышлыгыннан башка  уңышка ире-шә алмас идем. Баянчылар Ренат Гыйльметдинов һәм Данис Салихҗановка, район мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗановка, методик үзәк җитәкчесе  Фирдисә  Сабитовага олы  рәхмәтемне белдерәм.


Галия Камалованың репертуарында нигездә халык җырлары. Ул алга таба да вокал белән шөгыльләнергә, үзенең осталыгын камилләштерергә җыена. Ә аның ничек алга киткәнлеген  белер өчен төрле конкурслар бар, ул аларда катнашырга ниятли.


Бу көннәрдә Галия ханым милли бәйрәмебез Сабантуйга  әзерләнә. Ул  кешеләргә шатлык өләшергә ярата.



Сания ШАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International