Аксын чишмә челтер-челтер...

2013 елның 10 июне, дүшәмбе





Халыкара сулыкларны чистарту көнендә  Татар Әйшәсе авылында  җирле  чишмәләр  һәм сулыкларны чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды.  


Изге  эштән читтә калмау  һәм  авыл чишмәсен чистартуда  катнашырга чакырып, алдан ук белдерү язып элдек.  Өмәгә  авылда яшәүчеләрнең күбесе һәм дачниклар чыкты. Алар тату гына эшкә тотындылар. Кемдер туган ягыбызның  матур урыннары – Изге  Мулла Хаҗи  чишмәсенә илтүче күпердә калды. Күпернең нигезен тәшкил иткән зур торбалар  язгы ташудан соң агач ботаклары  һәм бүрәнәләр белән  тыгылган иде, шуңа күрә су күпер өстеннән ага башлады. Берничә ел дәвамында күпер аша автомобильләргә һәм кешеләргә чыгу кыенлашты. Авыл ир-атлары зур тырышлык куйдылар һәм торбаларны  чүп-чардан кул белән һәм трактор ярдәмендә чистарттылар. Хәзер су торбалар буйлап иркен ага башлады, ә күпердә хәрәкәт итәргә мөмкинлек  туды.


Хатын-кызларга Казанка елгасы артында  урнашкан авыл чишмәсен һәм бассейнны чистартырга кирәк  иде. Алар чишмә-дән  суны тулысынча суыртып алдылар,  стеналарны һәм идәнне юдылар. Халык арасында популярлык казанган бассейнны  чистартасы бар иде. Заман техникасы белән   аннан бөтен су суыртып алынды, әмма бүрәнәләрдән эшләнгән стеналарга да ремонт кирәк икәне ачыкланды,  бу  изге  эшне авылдашларыбызның берсе үз өстенә алды.


Бу көнне тагын бер зур эш планлаштырылды –  чишмәгә бердәнбер юл булган Казанка аша агач күперне торгызу. Ул бик зур  тырышлык  таләп итте. Ир-атлар көн буена тату һәм бердәм   эшләделәр,  субайлар кактылар, бер-бер артлы кишләрлекләр урнаштырдылар. Кичкә, авылдашларны шатландырып, күпер әзер булды.


Авылда яшәүче хатын-кызларның берсе, инициатива  күрсәтеп,  елга  яры буенда  табын әзерләде  һәм өмәдә  катнашучыларны  кайнар аш белән сыйлады.


Үтенечкә колак салып, шушы изге эшкә үзлә-реннән зур өлеш кертүчеләргә,  туган ягыбыз чишмәләренең  һәм сулыкларының чисталыгын саклауда битараф калмаганнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 


 


Гөлшат ӘХМӘДУЛЛИНА, клуб мөдире, Эльмира ШАҺИЕВА, китапханәче, Татар Әйшәсе авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International