Бүген Казан шәһәрендә “Универсиаданың 4 көне” дип исемләнгән укулар башлана. 8, 15, 21 һәм 22 июнь көннәрендә узачак чарада оештыручыларның уеннарны уздыруга әзерлеге тикшерелә.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа департаментыннан хәбәр итүләренә караганда, укуларның максаты - Уеннарны оештыручыларның ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерү. Әлеге укуларга барлыгы 40лап Универсиаданың спорт объектлары һәм “Казан” халыкара аэропорты, Универсиада авылы, “Казан-Арена” стадионы җәлеп ителә.
4 көн уку дәверендә, репетицияләрдә 8 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар спортчылар, судьялар, рәсми вәкилләр ролен үти. Җыенда “Казан 2013” Башкарма дирекциясе хезмәткәрләре генә түгел, функциональ өйрәнүләр узган вакытлы персонал да катнаша.
Проект вакытында хезмәт күрсәтү сыйфаты да тикшереләчәк. Алар арасында кунакларны каршы алу һәм озату, ашату, спортчыларны урнаштыру, транспортта йөртү, ярышларны оештыру, бүләкләү, медицина ярдәме күрсәтү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һ.б. бар. Аккредитация процессын кабатлау да булыр дип көтелә. Укуларда катнашучыларның һәркайсына Универсиада вакытында биреләчәк бейджик аналогы тапшырыла, ди чараны оештыручылар.
Репетицияләрнең һәр көне билгеле бер сценарий буенча бара. Алар уздырылачак Универсиада көн тәртибе белән тәңгәл килә. Бу оештыручыларга һәм катнашучыларга үзләрен Универсиада вакытындагы кебек хис итү мөмкинлеге тудыра. Мисал өчен, 8 июньнең расписаниесе 12 июль көн тәртибе белән туры килә. Бу көнне укулар барышында 14 спорт төре буенча 24 спорт объектында ярышларга репетиция ясала. Ә 15 июньнең көн тәртибе 10 июльнең көн тәртибе белән бер үк икән.
21 июньдә уздырылган укулар “Казан” халыкара аэропортының һәм Универсиада авылының кунакларны каршы алырга әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә. 22 июньгә исә Уеннарны ачу тантанасының кабатлау өлеше планлаштырылган. Бу көн 6 июльдә булачак чаралар белән тәңгәл килә. “Казан Арена” стадионында спортчылар парадына да нәкъ шул көнне репетиция ясала.
22 июнь көнне 19.00дән соң Җиңү проспектына кадәр булган автобус маршруты буенча репетиция уздырылачак.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов: ”Россия һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә безнең команда Универсиада Уеннарын оештыруда искиткеч зур эш башкарды. Без бу чараларга биш ел дәвамында әзерләндек һәм менә Уеннар башланырга бер ай гына калып бара. Спорт объектларын төзү, шәһәрне төзекләндерү, хезмәт күрсәтүчеләрне әзерләү эшләре тәмамланды диярлек. Бу укулар безнең әзерлекне тикшерү, Уеннар вакытында килеп чыккан уңайсызлыкларны бетерү өчен менә дигән мөмкинлек. Безнең максат – Универсиада Уеннарын иң югары дәрәҗәдә оештыру. Шуңа күрә дә репетицияләр берничә көнгә бүленеп уздырыла. Бу безгә булган хаталарны анализларга һәм бетерергә ярдәм итә”, - диде.