Дөбьяз авылында 40 яшьлек ир-ат “Лада гранта” машинасына исерек хәлдә утырган

2022 елның 30 гыйнвары, якшәмбе

2022 елның 26 нчы гыйнварында 2 нче участок Биектау җәмәгать суды тарафыннан түбәндәгеләр билгеләнде: Биектау районының Дөбьяз авылында Центральная урамындагы 11 нче йорт янында 2021 елның 2 декабрендә 40 яшьлек бер ир-ат, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозып, “Лада гранта” машинасына исерек хәлдә идарә иткән. “Юпитер” алкотекторы тарафыннан тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәсе 0,797 мг/л күрсәткән. Исерек хәлдә булуы ачыкланган. Шоферга карата РФ Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча административ протокол төзелгән. Автомашина махсус урынга куелган. Шоферга 30 мең сум штраф түләргә һәм 1 ел да 6 ай шоферлык таныклыгыннан башка йөрергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International