Өлкәннәр прививканы аңлы рәвештә ясата

2021 елның 18 декабре, шимбә

Россиялеләргә коронавирустан вакцинация ясау тулы көченә бара. Әлеге юнәлештәге эш Биектау районында да тукталып тормый. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Өмет” Үзәге тырышлыгы нәтиҗәсендә өлкәннәрне фельдшерлык пунктларына социаль таксида алып килү мөмкинлеге бар.

Әле ковидка хәтле, 2019 нчы елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Өмет” Үзәге “Өлкән буын” проекты кысаларында “Лада Ларгус” машинасы алган иде. Ул чакта машинаны өлкәннәрне диспансерлаштыру узарга медицина оешмаларына алып килү өчен алдылар. Килеп туган хәзерге шартларда автомобильне шул ук категория гражданнар өчен, тик бу юлы вакцинация ясатырга файдаланырга дигән карарга килгәннәр. Фирдания Стинякина да, шушы мөмкинлектән файдаланып, прививка ясатырга килгән. Тормышта килеп чыккан хәл турында уйланып, туган-тумачалары белән киңәшләшкәннән соң прививканы ясатырга кирәк, дигән карарга килгән.

- Вакцинацияне ничек кичерүләре турында туганнардан да сораштым, балалар белән дә киңәшләштем. Ни кызганыч, бертуган апам коронавирус инфекциясеннән үлде. Менә шушы хәл прививка ясатырга кирәк дигән карарга килгәндә төп рольне уйнады да инде, - диде Фирдания Стенякина.

Миңсылу Нигъмәтҗанова вакцинация пунктына икенче тапкыр килгән. Үзенең әйтүенчә, беренче прививкадан соң уңайсызлыклар сизмәгән.

- Прививка ясатырга аның кирәклеген аңлап килдем. Туганнарымның ничек каты авырганнарын күрдем, авыруны дусларым да йоктырды. Минем туганнарым да бик озак авырып яттылар. Аллага шөкер, исән калдылар, - диде Миңсылу Нигъмәтҗанова.

Коркачык авылында яшәүче өлкәннәр прививка ясатырга Дәүләт хезмәтләре сайты аша язылмыйлар, авыл фельдшеры Гөлсинә Сәлаховага турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр. Ул аларның һәммәсен дә бер көнгә яза һәм атнага бер тапкыр вакцинация уздыра. Коркачыкта йөздән артык өлкән кеше ковидтан прививка ясаткан һәм үзләрен дә, якыннарын да коронавирус афәтеннән куркынычсызландырган.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International