Авыл хуҗалыгында эшнең бераз гына тынып торган мәле бүген. Чөнки көзге эшләр тәмамланды, басукырларны ап-ак кар каплады. Ниһаять, җәй буе тырышып эшләгән авыл халкы җиңел сулап куйды.
Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Терлекчеләр кышлату чоры белән мәшгуль булса, игенчеләр киләсе ел уңышын кайгырта. «Татарстан» хуҗалыгы районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы хуҗалыклардан санала. Биредә еш кына авыл хуҗалыгы семинарлары уздырыла. Бу атнада да “Татарстан” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Семинарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район идарәсе белгечләре катнашты. Алар хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, аларны кышкы саклауга куюның торышы белән таныштылар. Техниканы кышкы саклауга кую өчен зур-зур гаражлар булу мөһим түгел, дигән фикергә килделәр семинарда катнашучылар. “Татарстан” хуҗалыгы мисалында бу бигрәк тә ачык күренде. Техниканы ачык һавада да бик яхшы саклап була икән.
“Дөресен генә әйткәндә, эшнең нәтиҗәлелеге хуҗалык җитәкчесенә бәйле, - дип билгеләп үтте Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев. - Техниканы тиешле таләпләр буенча кышкы саклауга кую - ярты ремонтка тиң. “Татарстан”да механизаторлар бу эшне барлык шартларына туры китереп башкара”.
Р а й о н н ы ң х у җ а л ы к җитәкчеләре ремонт остаханәсендә булдылар, бүгенге көндә техниканы һәм агрегатларны тулы әзерлеккә китерү белән мәшгуль булган механизаторлар һәм слесарьлар белән аралаштылар.
Механизаторлар, ремонтчылар җитешсезлекләрне вакытында төзәтү ягында. Шулай эшләгәндә техникадан файдалану срогын да озынайтып була, яңа агрегатлар алуга тотыла торган акча да янга кала.
“Авылда техниканың кадерен беләләр, - ди «Татарстан» хуҗалыгы башлыгы Ринат Аббазов. - Техника ватылса, терлек азыгы да кайтмый, иген дә кырда калырга мөмкин. Шуңа күрә без көз көне һәр техникага дефектация үткәрәбез. Аларның һәркайсын җентекләп тикшерәбез, кайсына нинди ремонт кирәклеген ачыклыйбыз, запас частьләр сатып алабыз. Бүген инде бу эшләр төгәлләнеп бара”.
Семинарда катнашучылар техник хезмәт күрсәтү станциясендә дә булдылар. Биредә эш кышын да, җәен дә туктап тормый. Ә көз көне техниканың маен алмаштыру, аңа техник күзәтү үткәрү беренчел планга чыга. Мондый эшләр техниканы эксплуатацияләү срогын арттыра.
“Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе техниканы ремонтлау депосы турында да горурланып сөйләде. Депо быел гына сафка баскан. Аны төзүгә хуҗалык 5 млн. сум акча сарыф иткән. Депода җылы, ремонтчылар өчен барлык шартлар да тудырылган.
Хуҗалык җитәкчеләре симәнә саклана торган складта һәм терлекләргә азык-төлек әзерли торган цехта булдылар. Биредә мөгезле эре терлекләр өчен балансланган катнаш азык әзерлиләр. Ринат Мирватович замана җитәкчесе, авыл хуҗалыгында үзләштерелә торган алдынгы ысулларны үзендә булдыру ягында ул. Техника сайлаганда да шундый ук принцип белән эш итә.
“Быел гына универсаль сука тракторы, чәчкеч, терлекләргә азык тарата торган машина һәм башка төр агрегатлар сатып алдык”, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Районда барлыгы 250 трактор, 100 дән артык чәчкеч, 18 чәчү комплексы, 100 дән артык җирне йомшарту, көпшәкләндерү агрегаты һәм башка техника исәпләнә. Аларның барысын да язга кадәр әзерлек сызыгына кую мөһим. Биектау районының барлык хуҗалыкларында да ремонт эше башланып китте инде. Ә менә «Суыксу», «Агрохолдинг», «Ватан» һәм «Березка» хуҗалыклары әлегә бу эшкә керешмәде.