WorldSkills региональ чемпионатында Татарстанда 800 дән артык волонтер катнашачак

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында Татарстанда 800 дән артык волонтер катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

«Чемпионат көннәрендә 800дән артык волонтер ярыш мәйданчыкларында эшләячәк, оештыру комитеты штабында, урнаштыру, туклану һәм транспорт мәсьәләләрендә ярдәм итәчәк. Беренче чиратта бу-белем бирү оешмалары студентлары», - диде спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International