Татарстаннан Надежда Шандренкова «Минем илем-минем Россия» II бөтенроссия агарту онлайн-экспедициясендә җиңүче булды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

«Минем илем-минем Россия» II бөтенроссия агарту онлайн-экспедициясенә йомгак ясалды. Экспедицияне «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе – «Минем илем – минем Россия» конкурсын тәмамлаучылар ассоциациясе башлап җибәрде. Проект милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылды. Проектта җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы вәкиле Надежда Шандренкова да бар иде.

Надежда Шандренкова, «Минем илем-минем Россия» I бөтенроссия агарту онлайн – экспедициясе лекторы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, 37 нче күппрофильле лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы үз укучылары белән бергә «Камага рәхим итегез» дигән лекция үткәрде.

«Безнең лекция Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иде һәм «Минем Татарстаным – мой Татарстан» автор проектының бер өлеше булды, ул 2020 елда Бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңүче булды. Укучыларны социаль әһәмиятле проектларга җәлеп итеп, без үсеп килүче буынның этнокультурасын, туган телен, милли традицияләрен үстерүгә һәм саклауга, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле мәдәни мирасына хөрмәт хисенә ия иҗади шәхес формалаштыруга ярдәм итәргә тырышабыз», – дип сөйләде Надежда Шандренкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International