11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.
Утырыш кысаларында Министрлык 2022 елга Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләренә зыян китерү куркынычын (зыянны) кисәтү программасын тәкъдим итте. Җентекләп өйрәнгәннән һәм фикер алышканнан соң, Иҗтимагый совет әгъзалары программаны кабул итү өчен тавыш бирделәр.
Татарстан мәгариф оешмаларында инклюзия мәсьәләсе икенче, әмма мөһим мәсьәлә булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм сыйфаты турында сөйләштеләр. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет әгъзалары Министрлык өчен тәкъдимнәр исемлеген формалаштырдылар.
Иҗтимагый совет утырышында яңгыраган нәтиҗәләр һәм сораулар белән Министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин https://mon.tatarstan.ru/2021-god-5232969.htm