Татар теле укытучылары өчен ТР Фәннәр Академиясе һәм мәгарифне үстерү институты экспертларыннан семинарлар оештырылды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

25 октябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбиятын укытуда санлы белем бирү технологияләре» семинарларын ZOOM платформасында конференция форматында туган (татар) тел һәм әдәбияте укытучылары өчен үткәрә.

Спикерлар сыйфатында ТР Мәгарифне үстерү институты һәм ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләре чакырылган.

Хәзерге вакытта «Туган тел (татар)», «Туган татар әдәбияты», «Татарстан Республикасы дәүләт теле – Татар теле» фәннәреннән «СберКласс» платформасында контент формалаштыру эше төгәлләнде. Модульләр, федераль реестрга кертелгән якынча белем бирү программаларын исәпкә алып, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International