«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Гала-концерты узачак. Биредә проектта җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак, шулай ук Гран-при иясе игълан ителәчәк, аңа Татарстан Президенты Кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.
Шулай ук бер иҗат коллективына «Безнең заман геройлары» исеме биреләчәк һәм 300 мең сум күләмендә Кубок һәм акчалата премия тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль хәрәкәтенең сайлап алу комиссиясе тарафыннан 180 дән артык гариза кабул ителгән иде. Зона этапларында һәм суперфиналда иң катлаулы сайлап алу татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының иҗади командалары узды.