Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60% тан артыгы көллият һәм техникумнарны сайлый

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60% тан артыгы көллият һәм техникумнарны укырга сайлый. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

«Элек ссузларга бары тик мәктәптә начар билгегә укыган укучылар гына бара дип саныйлар иде. Хәзер урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга кергәндә конкурсны югары уку йортлары белән чагыштырабыз. Кайбер оешмаларда конкурс бер урынга дүрт, алты һәм сигез кеше тәшкил итә. Уртача балл-4,5-4,8.  Бу бюджетка гына түгел, бюджеттан тыш укуга кагыла. Теләүчеләр бик күп», - дип сөйләде спикер.

Гобәйдуллин сүзләренә караганда, күп кенә ата-аналар баланың кайсы көллияттә белем ала алуы белән кызыксыналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International