Татарстанда бүген «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башлана. Анда 1803 конкурсант, шул исәптән WorldSkills компетенцияләре буенча 1084 кеше һәм JuniorSkills компетенцияләре буенча 719 кеше катнашачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«WorldSkills эгидасы астында узган ярышлар яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен даими күтәрергә, иң яхшы халыкара практикаларны өйрәнергә, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа вариантлар табарга мөмкинлек бирә. Беренче чиратта, WorldSkills катнашу төбәк икътисадын үстерү өчен төп бурычларның берсен хәл итәргә – югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә ярдәм итә», - диде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин сүзләренә караганда, чемпионатны уздыру өчен республиканың югары уку йортларында, колледжларында, техникумнарында һәм мәктәпләрендә 68 мәйданчык җәлеп ителгән. «Чемпионат үткәрүнең барлык мәйданчыкларында яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар күреләчәк», - дип ассызыклады ул.