22 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе базасында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсын ачу тантанасы булган иде.
Республика конкурсында республиканың дәүләт органнары җитәкчеләре тарафыннан номинацияләнгән 50 хезмәткәр катнашты, алар инде моңа кадәр ведомство эчендә иң яхшы хезмәткәрләр булып санала иде. Әмма конкурс барышында хезмәткәрләргә һәрдаим үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә, шулай ук иң үзләрендәге иң яхшы сыйфатларны исбатларга һәм конкурста 12 җиңүченең берсе булыр өчен тырышырга туры килде.
Конкурс 2 этапта узды. Беренче этапта анкета белешмәләре, дәүләт һәм чит телләрне, законнарны белү дәрәҗәләре, һөнәри компетенцияләре һәм командада эшли һәм аны җиңүчегә чыгара белүләре бәяләнде. Иң күп балл җыйган катнашучылар икенче этапка уздылар, анда алар Татарстан Республикасын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны әзерләргә һәм якларга тиешләр иде.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 36 конкурсант конкурсның икенче этабына узды. Икенче этапта алар Конкурс комиссиясенә бәяләү һәм тикшерү өчен шәхси конкурс эшен тәкъдим иттеләр.
Конкурста җиңүчеләрнең берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең терлекчелек объектларын һәм энергия ресурсларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Ренат улы Сафин, ул «Дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру ягыннан, мәгълүмати, документация, финанс-икътисадый, хуҗалык һәм башка яктан тәэмин итү» номинациясендә җиңүче дип танылды, аның конкурс эшенең темасы: «Белешмәләрне анализлауның бердәм системасы». Шулай ук конкурста актив катнашканы өчен аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәүче консультанты Азат Шәйдуллин да бүләкләнде.