Россиядә «Төп сүз» бөтенроссия премиясенә заявкалар кабул ителә башлады. Премия милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык (ФАДН) инициативасы белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Конкурс җиде номинация буенча үткәрелә. Конкурста 2020-2021 елларда тормышка ашырылган һәм элек анда катнашмаган проектлар катнаша ала.
Гаризалар 2021 елның 1 ноябреннән 26 ноябренә кадәр кабул ителә.