ТР укучылары юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырыла

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Татарстан укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә «Куркынычсыз юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырыла. Олимпиада 1-9 сыйныф укучылары өчен оештырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Олимпиада 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, анда катнашу бушлай. Биремнәрне укучылар мөстәкыйль рәвештә яки ата-аналар белән башкара ала. Ярыш Учи.ру онлайн-платформасында уза.

Чара «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Әлеге илкүләм проектның максаты-юлларда куркынычсызлыкны арттыру, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә һәм аларны тормышта куллана белүгә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International