Идел буе федераль округының 129 меңнән артык укучысы «Киләчәккә Билет» проекты кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче тест үтү мөмкинлегенә ия булды

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрү системасын камилләштергән «Киләчәккә Билет» проекты 2021 елның сентябрендә старт алды.

Быел проектта беренче тапкыр Россия Федерациясенең 85 субъекты катнаша.

«Киләчәккә Билет» проекты беренче чиратта 6-11 сыйныф укучыларына, шулай ук аларның ата-аналарына һәм педагогларына юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә проектка бөтен ил буенча 450 меңнән артык мәктәп укучысы кушылган, шул рәвешле проектның уникаль ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген алган.

«Киләчәккә билет» ны оештыручылар киң җәмәгатьчелек тарафыннан бу елда проект чараларына бик зур кызыксыну уятуын билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International