Бу порталдагы «Опросы жителей» бүлегендә, шулай ук «Услуги РТ» мобиль кушымтасында республика халкы иң мөһим максатларны һәм бурычларны сайлый ала. «Моннан тыш, сораштыру яки онлайн-тавыш бирүдә катнашучыларга үз фикерләре белән уртаклашырга, Министрлык эше буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә тәкъдим ителә. Күпчелек тавыш җыйган максатлар исемлеген Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет тикшерәчәк, ул 2022 елга 5-7өстенлекне раслаячак», – дип аңлатты республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, мондый сораштыру программа документларын исәпкә алып, министрлык эшендә иң мөһим юнәлешләрне һәм төп күрсәткечләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. «Экспертлар һәм белгечләр тарафыннан 2022 елга Министрлык өчен өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр исемлеге формалаштырылган инде. Ул ай дәвамында, ягъни 7 декабрьгә кадәр ачык онлайн-тавыш бирү узачак 16 пункттан тора», - дип ачыклык кертте Станислав Андреев.