Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге вәзгыяте буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Ул Россия авыл хуҗалыгы минстры урынбасары Оксана Лут рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ришат Хәбипов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, шулай ук район башлыклары, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты
«Бүгенге көндә яшелчә базарын үстерү, аерым алганда, бәрәңге үстерү буенча федераль проектын эшләү планлаштырыла. Ил халкы бәрәңге белән тәэмин ителүгә карамастан, без шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү чараларын булдырырга кирәк, дип саныйбыз. Җитештерү күләмен арттыру өчен без шәхси ярдәмче хуҗалыклар күбрәк барлыкка килүгә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен бәрәңге һәм яшелчә белән шөгыльләнүче кешеләрне табарга һәм аларның продукциясен сатуда ярдәм итәргә кирәк», - диде Оксана Лут.
Үз чиратында Марат Җәббаров Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге вәзгыяте турында сөйләде.
«Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыклар 472,4 мең гектар җирне билиләр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен рөхсәт ителгән җир мәйданы 114,6 мең гектар тәшкил итә. Барлык категория хуҗалыкларда җитештерелгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 40%ы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән. Министрлык тарафыннан ел саен «Шәхси ярдәмче хуҗалык» конкурсы үткәрелә, анда җиңүчеләргә 100 мең сумлык 25 премия тапшырыла. 11 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, аларда бушлай сәүдә урыннары бирү һәм башка чыгымнардан азат итү юлы белән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен уртача 10-20%ка кимрәк сатып алырга мөмкин. 2021 елда шәхси хуҗалыкларында бәрәңге җитештерү 751,5 мең тонна тәшкил итте», - дип хәбәр итте министр.
Барлык нотыклардан соң Ришат Хәбипов республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларының бәрәңгесен сатуга юнәлешләр бирде.
«Өзлексез тәэмин итүне җайга салу өчен шәһәр һәм авыл арасындагы элемтәләрне торгызырга һәм сакларга кирәк. Шулай ук сәүдә челтәрләре белән диалог һәм хезмәттәшлек итүне урнаштыру, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге тарафыннан продукция әзерләү буенча актив эш алып бару, ярминкәләрдә продукция сатуга ярдәм итү мөһим. Мондый мәсьәләләрдә башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашу да бик мөһим», - дип йомгаклады чыгышын Ришат Хәбипов.