Татарстанда көзге культураларның актив вегетация чоры тукталу вакытына аларның торышын бәяләделәр

2021 елның 7 ноябре, якшәмбе

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан филиалы 2021 елның 28 октябренә республикада авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында мәгълүмат әзерләде. Үткәрелгән фитомониторинг нәтиҗәләре буенча әзерләнгән хисапта билгеләп үтелгәнчә, октябрьнең икенче декадасы гадәттәге климатик нормадан 3-5 С градуска җылырак булган.

«Болытлы һава торышы һәм түбән температура режимы соңрак срокта чәчелгән үсемлекләрне кышкыга әзерләү өчен бик үк уңай булмады. 26-27 октябрьдә көзге культураларның актив вегетация чоры тукталды, бу гадәттәгедән соңрак булды: безнең төбәк өчен нормаль сроклар – 4-12 октябрьдә», – дип аңлатты «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Ул тагын шуны да билгеләп үтте, көзге культураларның вегетациясе туктаган вакытка 91,5% мәйданда куаклану фазасы башланган. Чәчүлекләрнең торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек.

Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге   белешмәләреннән күренгәчә, гомумән  республика буенча  2022 ел уңышы өчен көзге культуралар 481,1 мең гектар мәйданда  чәчелгән, 28 октябрьгә шуның 272,2 мең гектары   яхшы хәлдә, 151,5 мең гектары – канәгатьләнерлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International