Биектау районында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә резервка кешеләр кабул ителә

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасының Биектау районы хәрби комиссариаты запаста булган һәм РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән гражданнарны РФ Кораллы Көчләренең мобилизация кешеләр резервына кабул итә. Алар белән 3 елга контракт төзелә, ул соңыннан озайтыла.

Резервта булу турындагы контракт Россия Федерациясенең моңа кадәр хәрби хезмәт узган һәм солдат, сержант, прапорщик хәрби званиесе булган гражданины белән төзелә ала. Булачак резервчының яше 39дан артмаска һәм контракт төзелү вакытына ул А, Б яраклылык категориясенә ия булырга тиеш. Резервта булу хәрби вазифага билгеләнүне, хәрби звание бирүне, аттестация һәм квалификация имтиханы тапшыруны, шулай ук хәрби сборлар вакытында оператив, мобилизация һәм хәрби әзерлек чараларында катнашуны күздә тота.

- Кораллы Көчләрдән китеп, гражданкага чыкканнан соң хәрби хезмәткәр тора-бара үзенең туплаган тәҗрибәсен, күнекмәләрен югалта бара. Моннан тыш, Кораллы Көчләрдә өйрәнергә кирәкле яңа кораллар, яңа техника барлыкка килә. Мобилизация резервы менә шушы максатларны тормышка ашыру өчен кирәк тә инде, - дип аңлатты Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов.

Тагын шунысы да мөһим - мобилизация резервында булу турындагы контрактны төзегәндә анда булган һәркемгә тотрыклы һәм даими рәвештә ай саен акча түләнә. Рядовой составка - аена чама белән 7 000 сум, сержантлар 2000 сумга күбрәк алачаклар, ә прапорщикларга ай саен 12000 сум диярлек түләнәчәк. Әле званиене прапорщикка кадәр күтәрү һәм шуның белән акчаны арттыру мөмкинлеге дә бар. Эш белән тәэмин итүчеләр резервчыларга ярдәм итәләр һәм мобилизация резервына караган барлык чараларда катнашу мөмкинлеге бирәләр. РФ Оборона министрлыгы күнегүләрдә һәм өйрәнү сборларында катнашкан вакытта хезмәткәр булмаганда эш белән тәэмин итүчегә компенсация түли.

Контракт төзегән гражданнарга акчалата түләүләр бирелә, алар хәрби сборлар узу белән бәйле айлык түләүләрдән гыйбарәт. Моннан тыш, хәрби сборларда булган вакытта резервчыларга аларның даими эш урыны буенча уртача хезмәт хакы да түләнә. Башкача әйткәндә, үзеңнең даими эш урыныңнан хезмәт хакы да аласың, шул ук вакытта сборларда узган вакыт өчен рядовойларга һәм сержантларга чама белән тагын 20000 сум, прапорщикларга 30000 сум түләнә. Бу хезмәт хакына шактый өстәмә булып тора.

Үзеңнең керемеңә өстәмә алу өчен күп дигәндә аена өч көн теоретик дәресләргә барырга һәм елына бер тапкыр 30 көннән артмаган хәрби сборлар узарга кирәк. Шулай ук хәрби сборларга чакырылган хәрби хезмәткәрләр һәм гражданнар мөлкәт һәм туклану белән тәэмин ителәләр. Республикада яшәүчеләр өчен якындагы хәрби сборлар Ульяновск өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсендә 8 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр булачак. Мобилизация резервында булу турындагы беренче контракт өч елга, биш елга яки аннан кимрәк сроккка - запаста булу яше чыкканга кадәр төзелә ала. Контрактта гражданинның үз теләге белән резервка керүе, шулай ук аның резервта булу срогы һәм шартлары күрсәтелә. Мобилизация кешеләр резервында булу турында контракт төзү өчен Биектау районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International