ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле райондашлар һәм Казан шәһәрендә яшәүче якташлар! Барыгызны да 1 июль көнне кичке сәг. 5 тә узачак Алан-Бәксәр авылы Сабантуена чакырып калабыз. Бәйрәм Алан-Бәксәр - Алат спитрзаводы юлының сул ягында ямьле Ашыт елгасы буенда үткәрелә. Сезне татар халкының милли уеннары, Казан артистлары чыгышы, бәйрәм салюты, күңелле атмосфера көтә!
Сабантуй бәйрәменең төп иганәчесе - "Әсән" авыл хуҗалыгы ширкәте.
22 июнь - Хәтер көнендә Алан-Бәксәр авылындагы һәйкәл янында авыл җирлегеннән сугышка киткән авылдашларыбызны искә алдык. Чарада  "Чишмәкәй" җәйге мәктәп яны лагерында ял итучеләр, укытучылар, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре, катнашты.

22 июнь-Хәтер көнендә "Хәтер яктысы" дигән исемдә һәйкәл янында авыл җирлегеннән сугышка киткән авылдашларыбызны искә алдык. 

21 июнь көнне Гәр авылында яшәүче Әхмәтшин Газинур йортында авыл җирлеге хезмәткәрләре ифтар ашы үткәрде. Гәр авылы урыс авылы булып саналса да, бүгенге көндә биредә 17 % татарлар яши. Ашка авылда яшәүче барлык мөселманнар да чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International