ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Кичә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау, Питрәч, Яшел Үзән,  Югары Ослан, Балык Бистәсе имамнары белән очраша.

3 апрельдә Казанда, Г.Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган кичә булды. Бәйрәм котлауларга корылган юбилей кичәсе итеп түгел, җырчы-шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Тамашачыга 4 сәгать буена затлы шигырьләр һәм җыр тыңлап ләззәтләнергә мөмкинлек туды. 

Нинди дә булса татар проекты эшләргә кирәк булганда, аның логотибында, брендында миллилек ярылып ятарга тиеш, дигән бурыч куела. Татарлыкны ничек күрсәтергә? Нәрсә ул миллилек? Түбәтәй белән камзулмы? Яшел төсме? Тагын нәрсә?

Хөсетлек җанны ашый торган хис. Ләкин кеше үзе моның шулай икәнен танымаска да мөмкин. Хөсетлек утында янган якын кешеңә ничек булышырга мөмкин? 

Без һәр көнне тешебезне чистартабыз һәм әлеге процедураның әһәмияте турында уйламыйбыз да. Авыз куышлыгы гигиенасының төп принциплары нәрсәгә кайтып кала? Журналист Эмма Сыйтдикова Казан дәүләт медицина университетының балалар стоматологиясе кафедрасы профессоры Сәед Ксембаев һәм «Здоровые улыбки» проекты җитәкчесе, университетның стоматология факультетында IV курста белем алучы Оксана Савельева белән авыз куышлыгы гигиенасы кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте, кариесны кисәтү һәм башка киң таралыш алган теш авырулары хакында сөйләште.

3 апрельдә сәгать көндезге 3ләр тирәсендә Санкт-Петербург шәһәрендәге метрода шартлау хакында хәбәрләр килә башлады. Ачыкланганча, шартлау "Сенная" станция платформасында һәм "Технология институты" станциясе янында вагонда булган.

Ел башыннан Татарстанда 300дән артык машина йөртүче дәүләт теркәве билгеләрен яшерергә омтылган өчен җәзасын алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International