Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында хатын- кызларыбыз хөрмәтенә “И хатын-кыз, и изге зат! Син –җирнең фәрештәсе” исеме астынта бәйрәм концерты булып узды.
1 март көнне Мүлмә авыл китапханәсендә халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан 8 класс укучылары катнашында "Наркомания - гасыр афәте" исемле тәрбия сәгате үткәрелде.
6 март көнне Мүлмә балалар бакчасы "Чулпан"да "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә "Өч кыз" әкияте сәхнәләштерелде, җыр, шигырь, уеннар белән бәйрәм күңелле узды.
8 март унаеннан Мүлмә мәдәният йортында концерт оештырылды. Концертта Шәйхиевлар гаиләсе катнашты. Концертта җыр, шигырь, биюләр - барда күңелгә ятышлы булды.
Районда экология елына багышлап "Экология глазами детей" рәсемнәр смотр-конкурсы уткәрелде. Мүлмә гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Маликов Рифат 2 урын алды. Тәбрик итәбез!
8 Март бәйрәме уңаеннан Әлдермеш мәдәният йортында концерт оештырылды. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Сәлихҗан улы башлап җибәрде. Ул барча хатын-кызларны гүзәл бәйрәмнәре белән котлады. Концертта җыр, шигырь, скетчлар - бар да күңелгә ятышлы булды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.
Әлдермеш мәдәният йорты янындагы зур агачларны кисү оештырылды.