Татар Әйшесе клубында бәйрәмгә багышланган “Ирләр-безнең таянычыбыз” кичәсе үтте. Кичә күнелле вакыйгалар белэн башланды. Сәхнәгә хезмәт сөючән, авыл хуҗалыгына гомерләрен багышлаган, зур уңышларга ирешкән юбиләрларыбыз чакырылды.Юбилярларны котлап матур җырлар башкарылды hәм традиция буенча. тантаналы рәвештә Нургаливлар гаиләсе үз исеменнән чәчәк бәйләмнәре hәм буләкләр тапшырдылар.
Кичә тагын бер юбилей белән дәвам итте “Лэйсэн”ирләр ансабльенә оешканына 40 ел. Нургалиевлар гаиләсе, ансамбль агъзаларына истәлекле буләкләр тапшырдылар. Ирләр арасында уздырылган бильярд буенча турнирга йомгак ясалды. Приз фонды 9 мең тәшкил итте. Беренче урынга - 5 мең сум акча ,икенчегә -3 ,өченче урынга 1 мең сум. Беренче урын алучы Хазиев Раис абый, икенче урын Обухов Андрей, өченче Обухов Валера. Бәйгене төп оештыручысы Нургалиев Ришат Ринат улына җиңүчеләрне котлап призларны тапшырды. Бәйрәм җыр, биюләр hәм котлаулар белән урелеп барды. Рузалия hәм Фидарис Муртазиннар башкаруында Татар Әйшесенә багышланган җырларны бик җылы кабул итте тамашачылар.