«Росагролизинг»тан алдан броньлау

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Росагролизинг узган елдан ике айга иртәрәк «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдә техникага ихтыяҗ зур булу сәбәпле, «Росагролизинг» АҖ сентябрь башында «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрү турында карар кабул итте, бу инде хәзер үк киләсе сезонга техниканы һәм җайланмаларны иң отышлы шартларда сатып алу мөмкинлеген бирә.

Тәэмин итүчеләр тарафыннан  агымдагы сезон бәяләре үзгәртелмәгән  техникага һәм җайланмаларга Росагролизинг үз ягыннан уникаль ташламалы финанслау шартлары бирәчәк:

 • төп бурыч буенча түләүләргә киләсе елның 1 сентябренә кадәр каникуллар;

• аванс   0 %тан;

• минималь кыйммәтләнү;

• лизингның срогын 8 елга кадәр озайту.

Акция 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

 Агымдагы сезонда акция шартлары белән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр генә түгел, ә яңа категория клиентлар да: машина-технология компанияләре, сервис үзәкләре, фәнни оешмалар һәм башкалар да файдалана ала. Исегезгә төшерәбез, лизинг алучыларның әлеге категорияләре Россия  Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә «Ташлама алучылар» исемлегенә кертелгән иде.

Тәэмин итүчеләрнең һәм номенклатураның тулы исемлеге белән компания сайтында танышырга мөмкин:

 https://www.rosagroleasing.ru/leasing/catalog/earlybooking/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International