Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм студентларның, аспирантларның һәм яшь галимнәрнең фәнни-проект эшчәнлегенә ярдәм итү буенча «Милли интеллектуаль үсеш» фонды арасында хезмәттәшлек турындагы илешүне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм аларны тормышка ашыру буенча уртак гамәлләр программасы буенча киңәшмә узды.
Чарада «Иннопрактика» компаниясенең агро һәм биотехнологияләрне үстерү дирекциясе директоры Владимир Авдеенко, «Иннопрактика» компаниясенең агро һәм биотехнологияләрне үстерү дирекциясе директоры урынбасары Василий Морозов, республиканың югары уку йортлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Яклар «Иннагро», «Эре мөгезле терлекнең геном селекциясе», «АПК өчен өстенлекле тикшеренүләргә ярдәм итү», «Интенсив нефть чыгарыла торган районнарында углерод эзен киметү өчен агроценозларда парник газларын секвестацияләү системасын эшләү» проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, әлеге проектлар перспективалы һәм республика агросәнәгать комплексы өчен бик мөһим.
“Без үзебезнең яктан теләсә кайсы вакытта эшкә кушылырга әзер. Тармакта фән һәм алдынгы технологияләр синтезы - уңышлы киләчәк һәм үсеш нигезе”, - дип ассызыклады ул.
Әлеге юнәлешләр буенча “Юл картасы” эшләнгән инде. Төп бурыч – уйлаганны билгеләнгән планнар нигезендә тормышка ашыру.