Сайлау участокларында тавыш биреп кенә калмыйча, вакцина ясатырга да мөмкин иде. Коронавируска каршы көрәш бүген дә көн кадагында тора: көзгә кердек, димәк, сезонлы чирләр артачак.
Коронавирус һәм гриппка каршы вакцина ясатырга теләүчеләр өчен Үзәк мәдәният йорты янында иртәдән үк “Ашыгыч ярдәм” машинасы кизү торды. Биредә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән. Машинада ике медицина хезмәткәре эшләде.
– Бездә барлык антисептик чаралар да бар. Коронавирус һәм гриппка каршы вакциналар җитәрлек, – ди Өнсә авылы фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе Гөлүзә Гиниятуллина.
Фельдшер сүзләренә караганда, “Ашыгыч ярдәм” машинасына шактый кеше мөрәҗәгать иткән. Күпчелек коронавирус түгел, ә гриппка каршы вакцина ясаткан. Табиблар исә әлеге авыруларның икесенә каршы да прививка ясатырга киңәш итә.
– Сайлауга дип килгәч вакцина ясату мөмкинлеге барлыгын күрдем дә, шунда ук прививка ясаттым, – ди Эмиль.
Бүген район күләмендә коронавирус инфекциясенә каршы 12 меңгә якын кеше вакцина ясаткан. Сентябрь башыннан бирле 200дән артык биектаулының гриппка каршы прививкасы бар. Һәркем үз поликлиникасында моны бушлай эшли ала.