Терроризмга каршы хәтер шәме кабынды

2021 елның 12 сентябре, якшәмбе

3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырыла. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы - балалар.

Теракт корбаннарын һәр ел саен Россия халкы кайгы көне буларак искә ала. Бу көнне илнең барлык мәктәпләрендә терроризм һәм экстремизм проблемаларына багышланган махсус дәресләр уздырыла, мәчетләрдә, чиркәүләрдә террор корбаннары рухына багышлап догалар кылына.

Сентябрь башында капиталь ремонттан соң Биектау үзәк мәчете дә үзенең ишекләрен ачты. Ремонттан соң беренче җомга намазы укылды. Намаз алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов дин тотучыларга вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Ул җирдә тынычлыкны саклау яшәүнең үзен саклау кебек үк мөһим проблемаларның берсе, дип билгеләп үтте.

«Террорга, экстремизмга юл кешенең үзеннән башлана, - диде хәзрәт. - Андыйларның җаны юк. Кызганычка каршы, «террор» сүзе үзе дә күз яшьләре белән бәйле булган куркыныч сүз. Террорчылар дөньяның әле бер, әле икенче почмагында һич көтмәгән урында кабаткабат баш калкыта. Террорга, кеше үтерүгә барган адәмнәрдән дә куркынычрак кем бар тагын дөньяда».

Яңартылган, төзекләндерелгән мәчеттә җомга вәгазен тыңларга гадәттәгедән күбрәк кеше килгән иде. Чиста, ямьле, нур чәчеп торган гыйбадәт залында һәм мәчетнең башка кабинетларында яңадан дин дәресләре башланып китте. «Мәчеткә ремонт бик тә кирәк иде, - ди Айрат Абзалов.

- Мәчетнең түбәсе бигрәк тә эчне пошырып тора иде. Капиталь ремонт вакытында түбәне тулысы белән үзгәртеп кордык, әлбәттә инде, бинаның эче дә дин тотучыларны һәм дин дәресләренә йөрүче балаларны үзенә тартып тора».

Яңартылган мәчеттә беренче вәгазьнең, беренче гыйбадәтнең террорчылык, кеше җанын кыю кебек мөһим темага багышланган булуы дин тотучыларны уйландырырга мәҗбүр итте.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен район мәктәпләрендә дә махсус дәресләр белән билгеләп үттеләр. Биектауның 1 нче мәктәбендә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, 2004 елның сентябрь башында Беслан мәктәбендә укучы балаларны коткаруда катнашкан геройлар турында сөйләделәр. Мондый фаҗигаләрне булдырмый калу өчен нишләргә? Балалар шул турыда уйландылар.

«Иң элек кеше тәрбиясенә игътибар итәргә кирәк, минемчә. Балаларны дөрес тәрбияләргә кирәк. Ә мәктәпләрдә тәрбиягә, укытуга авыр бирелә торган балалар белән психологлар эшләргә тиеш. «Психология» дигән дәрес кертү дә яхшы булыр иде», - дип, үз фикерен белдерде 1 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Мария Давыдова.

Биектауның 3 нче мәктәбендә дә Беслан вакыйгаларын искә алдылар. Биредә «Хәтер шәме» дигән акция узды. Укучылар терроризм корбаннарын шәмнәр яндырып, бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

«Безнең шәмнәр һәлак булган балалар символы булып кабынды. Алар 1 сентябрьдә, зарыгып көтеп алган белем көнендә һәлак була. Әти-әниләре аларны мәктәпкә шат елмаеп озатып кала. Ә балалар башка беркайчан да туган нигезләренә әйләнеп кайтмый», - дип искә ала 8 нче сыйныф укучысы Заринә Сибгатуллина.

Биектау районында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек декадасы бара. Бу 10 көндә барлык мәктәпләрдә лекцияләр, очрашулар, чаралар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International