Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агроиминләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агроиминләштерүнең проблемалы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Ленар Гарипов, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар, инвесторлар һәм иминият компанияләре вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын иминләштерү белән 7 иминият компаниясе шөгыльләнә: «Согласие» СК ҖЧҖ, «РСХБ-страхование» СК ЯАҖ, «Талисман» иминият җәмгыяте» АҖ, «ВСК страхование дом» СК, «Астро-Волга» СК, «Абсолют страхование» ҖЧҖ, «СК «Росгосстрах» ГАҖ.

“Соңгы елларда авыл хуҗалыгы культуралары уңышын иминләштерү буенча уңай динамика күзәтелә. 2020 елда 178 мең га мәйдан иминләштерелгән булса, агымдагы ел уңышы өчен 279 мең га иминләштерелгән”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Агроиминләштерүчеләрнең илкүләм берлеге президенты Корней Биждов яңа продукт турында сөйләде һәм агроиминләштерү продуктын сайлаганчы, барлык хәтәрлекләрне анализларга тәкъдим итте.

Киңәшмәдә шулай ук соңгы 2 елда иминләштергәндә  хуҗалыкларга финанс йөкләнешенең сизелерлек кимүе  турында  да билгеләп үтелде. Әлеге дәүләт ярдәме  чараларын алганда, бер гектар чәчүлекне иминиятләштерү кече хуҗалыклар өчен  100 сумга төшә.

Моннан тыш, җыелышта, хуҗалыкларда шартнамә шартларының үтәлешен контрольдә тотучы компетентлы белгеч булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр.

"Кайбер җитәкчеләр, әгәр шартнамә булса, хәтәр хәлләр килеп чыкса, иминият компанияләре югалтулар өчен түләргә тиеш, дип саныйлар. Әмма шартнамәләрдә хуҗалыкларның үзләренең дә йөкләмәләре бар", - дип билгеләп үтте министр урынбасары Илдус Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International