Чехов базары территориясендә фермер продуктлары ярминкәсе узачак

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә Казанда Чехов базары территориясендә «Туган як» проекты кысаларында фермер продуктлары ярминкәсе узачак.

Ярминкәдә Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарыннан натураль  продукция сатылачак. Ярминкәгә килүчеләр сөт продукциясе, ит деликатеслары, умартачылык продуктлары, борщ җыелмасы һ.б.ларны сатып ала алачаклар.

Чарада катнашучыларны күңел ачу программасы, районнарның иҗат коллективлары чыгышлары һәм натураль фермер продуктлары белән азык-төлек кәрҗине уйнату көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International