Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай, Зәй һәм Түбән Кама районнарында булды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булдылар.

Сәфәр барышында кунаклар берничә социаль объектта  булдылар, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән очраштылар.  Урып-җыю кампаниясе йомгаклары һәм көзге чәчү мәсьәләләре, районнар территориясендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 Аннары делегация Түбән Кама экопаркында булды, анда куелган  продукция белән таныштылар. “ЭкоАгропарк”  - заманча комплекс, аның эшчәнлеге кече һәм урта хуҗалыкларга ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Парк өч төп залдан тора, анда 1100дән артык төрле продукция сатыла. Комплексның  үз лабораториясе  бар, биредә фермерларның  ит, сөт һәм үсемлек продукциясе тиешле таләпләргә туры килү-килмәве  тикшерелә.  Моннан тыш, урамда 15 чатыр корылган, аларда җәй  көне үзмәшгульләр үз продукцияләрен бушлай сата алалар, ә сентябрьдән апрельгә    кадәр крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар сату  итәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International