Рөстәм Миңнехановка яңа “Яшь фермер мәктәбе” проектын тәкъдир иттеләр

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Актаныш технология техникумында Президент Рөстәм Миңнехановка Россельхозбанк һәм Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Яшь фермер мәктәбе» яңа белем бирү проектын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.

 «Яшь фермер мәктәбе»ндә Актаныш технология техникумы студентлары катнаша, алар сөт-ит терлекчелеге һәм кошчылык буенча теоретик һәм практик  дәресләр узачаклар. Алар өчен Актаныш һәм якын-тирә районнарның уңышлы фермаларында теоретик дәресләр һәм практик күчмә дәресләр каралган. Студентлар фермер эшен алып бару күнекмәләрен нульдән башлап, проектны башлаганчы өйрәнәчәкләр, аерым алганда, бизнес алып баруның финанс һәм юридик аспектларын, продукцияне сертификацияләүне, бизнес-проект төзүне, шулай ук ярдәм чараларын өйрәнәчәкләр.

 “Яшь фермер мәктәбе” –   яшьләрдә фермерлар өчен кирәкле күнекмәләрне һәм компетенцияләрне кече  яшьтән үк  үстерергә мөмкинлек бирә торган проект, шуңа күрә дә әлеге тәҗрибәне башка техникумнарга да таратырга кирәк”, - дип, билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Студентлар - амбициоз, актив һәм максатчан юнәлештә баручы төркем кешеләре һәм бу  төркем  яңа күнекмәләрне һәм юнәлешләрне шактый тиз үзләштерә. Нәкъ менә шуңа күрә республикада яшь фермерларны студент  елларыннан ук үстерү өчен «Яшь фермер мәктәбе» проектын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде”, – дип билгеләп үттеләр проектны  эшләүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International