Казан дәүләт аграр университеты аккредитацияләнгән лабораториядә авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын бәяләүне уздыруга чакыра

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге сынау лабораториясе сыйфатында аккредитацияләнгән затлар исемлегенә кертелгән.  Димәк, Үзәкнең сынау лабораториясе буларак компетенциясе рәсми рәвештә танылган һәм «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 таләпләренә туры килә.

Агроэкологик тикшеренүләр үзәге ашлыкның һәм орлык материалының сыйфатын тикшереп тору, шулай терлек  азыгы  һәм бал сыйфатын тикшереп тору өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Агроэкологик тикшеренүләр үзәген аккредитацияләү өлкәсе кысаларында  түбәндәге анализлар үткәрелә:

 - ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын бәяләү: дымлылык, чи  җилем өлеше һәм бодайдагы  җилемнең сыйфаты,  үтәкүренмәлелеге  һәм башкалар;

- авыл хуҗалыгы культураларының орлык материалы сыйфатын бәяләү: орлыкларның чисталыгы һәм калдыклары, шытымлылык, үсеш энергиясе, тискәре очракларга  каршы торучанлыгы  һәм башкалар;

 - терлек азыгының сыйфатын бәяләү: андагы коры матдә, чи  протеин, чи   май һәм башкалар күләме;

- балның сыйфатын бәяләү: биохимик күрсәткечләр, ботаник чыгышын билгеләү.

Үзәккә профессор, Татарстан  Республикасы  ФА мөхбире Радик Сафин фәнни җитәкчелек  итә.

Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге хезмәт күрсәтүләрнең киң спектрын тәкъдим итә һәм барлык кызыксынучы затларны авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты өлкәсендә тикшеренүләр уздыру өчен чакыра.

Күрсәтелә торган хезмәтләр һәм бәяләр буенча барлык мәгълүматны: 8(843)567-47-27, +7(917)779-90-38 телефоннары аша,  шулай ук      https://kazgau.ru/nauka/czentr-agroekologicheskih-issledovanij/ сылтамасы  буенча  алырга мөмкин, e-mail:  labkazgau@mail.ru.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International