2021 елның 19 августында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы кысаларында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» яңа Федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль контроль төрләре турындагы нигезләмәләрне эшләү һәм раслау мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль законны кабул итү контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә законнар белән җайга салуга үзгәрешләр кертү өчен алшарт булды. Шуңа бәйле рәвештә төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив хокукый актлар кабул итү зарурлыгы барлыкка килде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова үз докладында, федераль законнар нигезендә муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органы тарафыннан расланган муниципаль контроль рәвеше турындагы нигезләмә төп хокукый документ булырга тиеш, дип аңлатты. Наталья Кондратова шулай ук хәзерге вакытта законнардагы таләпләрнең һәм расланган муниципаль норматив хокукый актларның, аерым алганда, Муниципаль контроль төре турындагы нигезләмәләрнең үзгәрүен, проект стадиясендә җайлау йогынтысын бәяләүне узарга тиешлеген билгеләп үтте.
Муниципаль берәмлекләр эшен оештыру һәм аларга ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан чек-лист җибәрелгән иде, ул дәүләт контроле турында яңа Федераль закон нигезендә контроль төре турындагы нигезләмәләрне җайга салырга тиешле мәсьәләләрне үз эченә ала.
Исегезгә төшерәбез, 248-ФЗ номерлы Федераль законның 98 статьясындагы 4 өлеше нигезендә Муниципаль контроль төре турындагы нигезләмәләр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр расланырга тиеш. Шул ук вакытта 2021 елның 1 октябренә кадәр Муниципаль контроль төре турында нигезләмә булмаган очракта, 2022 елга планлы контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү планы расланмаячак.