«Раббың өчен намаз кыл һәм корбан чал»

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

20 июль көнне бар дөньяда яшәүче мөселман өммәте ислам дөньясындагы иң олы бәйрәмнәрнең берсен - Корбан гаетен билгеләп үтте.

Бу бәйрәм мәчетләрдә җәмәгать белән бергә иртәнге намаз кылу, корбанга сарык, сыер чалу һәм йортларда таба исен чыгарып, чәй табыннарында аралашу белән уза. Гасырлар буена әлеге көн кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләрне үти, һәр елны олуг бәйрәмне зурлап үткәрергә тырыша. Биектау җирлегендә Корбан гаетенең төп чарасы “Бердәмлек” ислам үзәгендә узды. Сүз уңаеннан, үзәк үзе моннан бер көн алдан, ягъни “Гарәфәт көне”ндә тантаналы рәвештә ачылды. Чакырылган зур кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Биредә үтүче тәүге бәйрәм хокукы Корбан гаетенә тапшырылды. Шуңа да бу изге көнне биектаулылар быел аеруча дулкынлану, өмет-ышаныч белән көтеп алдылар. Кырыс шартларда узган пандемия елы бу хисләргә үзеннән самимилек, сагыну төсмерләрен дә өстәгән иде. Җәйге таң беленү белән һәр тәкъва мөселман, тәкбир әйтеп, мәчетләргә таба агылды. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да гает намазын укырга “Бердәмлек” үзәгенә килде.

- Корбан гаете - безнең мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе. Аллага шөкер, барлык мөселманнарыбыз килеп, бергәләшеп дога кылдык. Үзебезнең хәзрәтләребез, белемле имамнарыбыз бар, дип сөенәбез. Менә тагын бер күркәм бинабыз төзелде. Бу бит барыбыз өчен дә зур шатлык. Чалган корбаннарыбыз кабул булсын. Әле тагын күп еллар шушы бәйрәмнәрне бергәлектә уздырырга насыйп булсын, - дип изге теләкләрен ирештерде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. Бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрткә билгеләнде. Ул вакытка инде Аллаһ йорты тулы иде. Барысы да үз игътибарын һәм карашын “Ак мәчет” имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәповка юнәлткән. Имамның һәрбер вәгазен тормыш китабы итеп алырлык сүзләре бу иртәне дә кемне генә битараф калдыра алды икән?!

- Үзен һәм динен яраткан кеше үзенә теләгән игелекне башка кешеләргә дә теләячәк, хәленнән килгәнчә башка кешеләргә булышачак. Бу кешелеклелек һәм дин юлы була да инде. Җәннәт һәм Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) юлы, - дип, ихласлыкка һәм намуслылыкка чакырды Фәрит хәзрәт. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар кайсы әрвахлар рухына дога кылырга мәчетләргә, кайсы туганнарына, кайсы әзерләп куйган корбанын чалырга дип өенә ашыкты. Якташыбыз Ленар Усманов инде күп еллар корбанлык сарыкларын үрчетү белән шөгыльләнә. Ленар әфәнде корбан чалуны кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе итеп таный. Елдан-ел корбанлык ите белән кызыксынучылар саны арта. Беренче көнне аңа йөз иллеләп мөселман мөрәҗәгать итсә, икенче көнне бу сан өч дистәдән артык.

- Изге эшләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү дин тотучыларның күңелләрен сафландыра һәм бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары игелекле гамәлләр кылу, икмәккә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр, - ди Ленар Искәндәр улы. Теләгендә булучылар бу көнне шулай ук Шигали мәчетенә дә килә алды. Таңнан алып кичкә кадәр биредә дә һәркем өчен ишекләр ачык торды. Бөек Аллаһ Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 37 нче аятендә: “Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!” - дигән бит. Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабул булып, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Корбан бәйрәме һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен.

Гүзәлия ВАФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International