Игенчеләр җиң сызганып эшкә керештеләр

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстанда урыпҗыю эшләре башланып китте. Авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсен һәм уңышны урып-җыюның сыйфатын бәяләү өчен Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде.

Искәндәр Хәкимуллин Биектау районында гына түгел, гомумән Татарстан Республикасында иң яхшы хуҗалыкларның берсендә байтак еллардан бирле җитәкли. Хәтта иң корылыклы елларда да авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында уңышны җыеп алу эшләре әйбәт бара. “Соватех” хуҗалыгының һәрвакыт алдынгылыкта булуына йогынты ясаучы факторларның берсе - авыл хуҗалыгы техникасын дөрес әзерләү һәм тиешенчә файдалану.

- Бездә техника җиренә җиткереп әзерләнә. Бөтенесен дә үз вакытында ремонтларга өлгердек. Җайлау, корып җибәрү эшләре беренче көнне башкарылды. Барлык техниканы басуда торыпша (полог) аша уздырдык, басуны аркылыга кисеп чыктык. Бара-барышлый комбайннарның герметиклыгын, узел-детальләренең көйләнгән булуын, эштә үзен ничек күрсәтүен җентекләп тикшердек, - диде “Соватех” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Искәндәр Хәкимуллин.

Мондый әзерлеккә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов та үз бәясен бирде. Ул райондагы предприятиеләр җитәкчеләре белән эшкә кагылышлы мәсьәләләр турында уртага салып сөйләште, аннары, уңышны урып-җыюның сыйфатын үз күзләре белән күрү өчен басуга чыкты. Республикадагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрен борчыган төп проблема - җәйнең корылыклы килүе. Без Рафаэль Фәттаховтан районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һава торышындагы уңайсызлыкларга каршы тора алдылармы, дип сорадык.

- Республикада вазгыятьне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен начар булды, дип әйтеп булмый. Азык хәзерләү буенча сораулар юк, азык инде әзерләнгән. Бүген менә басулар буйлап уздык һәм район буенча гомумән алганда кукурузның да әйбәт үсүен күрдек, - дип билгеләп үтте ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

Техника басуда эшләргә чыга алырмы-юкмы - монысы механизаторлардан гына тормый, ул дәүләт техник күзәтчелек инспекторына да бәйле. Әгәр дә ул техниканың кайсы да булса урынында җитешсезлек сизә икән, аны төзәтү өчен 20 көн вакыт бирелә, комбайн яки тракторны бары шуннан соң гына кырга чыгарырга рөхсәт ителә.

- Техник күзәтүне ел саен уздырабыз. Бер генә комбайн да тикшерелми калмый. Тракторчы, машинист таныклыкларын да карыйбыз. Авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына, янгын куркынычсызлыгына, ут сүндергечләрнең, аптечкаларның булуына игътибар итәбез. Бөтенесен дә энә күзеннән үткәрәбез, - дип аңлатты Биектау районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мондый тикшерүләрне бер дә очраклы рәвештә генә уздырмый. Чөнки республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә даими рәвештә төрле субсидияләр белән ярдәм итеп тора. Алар якынча 15 миллиард сум тәшкил итә. Шунлыктан таләпләр дә югары. Ревизия нәтиҗәләре буенча нинди дә булса хуҗалык министрлык таләпләренә җавап бирми икән, ул чакта аны киләсе елга субсидиядән мәхрүм итәләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International