Чын татар егете нинди була?

2013 елның 11 мае, шимбә

Чын татар егете  Айбаш авылында яши,  урта мәктәпнең унберенче сыйныфында укый. Илшат  Низамиев әлеге мактаулы исемне  туган телгә багышланган “Мин татарча сөйләшәм”  дигән республика акциясе барышында  уздырылган  “Татар егете-2013”  конкурсында яулап алды.


Мондый конкурс районда беренче тапкыр уздырылды. Ул туган телләрендә әйбәт сөйләшүче, үз халкының тарихын, мәдәниятен  камил белүче һәм  аларны яшьтәшләре арасында пропагандаларга әзер булучы яшьләрне ачыкларга тиеш иде. Көч сынашуның тагын бер максаты – иҗади сәләтләрне үстерү һәм балаларның шәхси мөмкинлекләрен ачу, талантлы яшьләрне ачыклау.


– Конкурс  өч этапта  узды.  Февраль аенда һәр мәктәптә  ирекле формада   “Татар егете”  бәйгеләре  оештырылды, – дип  сөйли  мәгълүмат-методика үзәге  методисты Сәлимә  Юнысова. – Аннары  мәктәп конкурсларында  җиңүчеләр  читтән торып  уздырылган сайлап алу туры өчен  оештыру комитетына  портфолиоларын, “Мин  татар егете” темасына эссе  әзерләп тапшырдылар. Жюри, барлык эшләрне тикшереп, финалда  катнашу өчен 8 кешене сайлап алды.



Күптәннән  урнашкан гадәт буенча ярыш “визитка”дан башланды. Катнашучыларның һәркайсына  кыска гына вакыт эчендә  үзләре турында мактану  булып та яңгырамаслык, шул ук вакытта  казанышлары, мавыгулары  да  билгеләп үтелерлек итеп  сөйләп бирергә кирәк булды.  Егетләрнең күбесе үзләре турында шигъри формада сөйләүгә өстенлек бирделәр. Барысы да  туган телләрендә – татарча  матур итеп сөйләштеләр, уй-фикерләре, киләчәккә планнары турында  аермачык,  аңлаешлы итеп белдерделәр, һәркайсының да файдалы һәм кызыклы мавыгуы булуы  ачыкланды. Алмаз Латыйпов, Салават Абдуллаҗанов һәм Гадел  Равилов игътибарны барысыннан да күбрәк җәлеп иттеләр. Алар рус  телле Биектауның 1 нче, 2 нче һәм Бөреле мәктәпләрендә укуларына карамастан, туган телләрен камил белүләре белән сөендерделәр. Чыгышыннан аң-лашылганча, сәяси  һәм җәмәгать эшлеклесе үсеп килә – республиканың Балалар Думасы вице-президенты  Алмаз  Латыйпов киләчәктә сәясәт белән шөгыльләнергә теләвен яшерми.  Дөбъяздан Булат Җәләлиев музыкага гашыйк, мәдәният институтында белем алу һәм зур сәхнәгә чыгу турында хыяллана.


Икенче конкурс “Без сәнгатькә гашыйк” дип аталды. Егетләргә  сәхнә осталыгын күрсәтергә кирәк булды. Моны алар, гомумән, бирем  итеп кабул итмәделәр, рәхәт-ләнеп, зур канәгатьләнү  белән башкардылар. Нәфис сүз остасы  Салават Гәрәев,  җырчы-вокалистлар  Динар Зарипов, Гадел Равилов, Булат Җәләлиев, биюче  Инсаф Җамалиев сәхнәдә үзләрен  судагы балык кебек иркен хис иттеләр. Илшатның чыгышы үзе бер концерт булды: шигырь дә сөйләде,  җырлады да, биеде дә, үзенең сценариена, спортны яратуын күрсәтеп,  бокс элементлары да кушып җи-бәрде.


Чираттагы “Егет кешегә  җитмеш төрле һөнәр дә аз”  дигән биремне дә  конкурста катнашучылар  сокланырлык итеп башкардылар. Алат мәктә-беннән Динар Зарипов  гөл чүлмәкләре кую өчен үзе ясаган махсус аскуйма  алып килгән иде. 



Илшат Низамиев фотосурәтләр өчен матур рамкалар ясау буенча үзенә бер төрле  мастер-класс күрсәтте.


– Без әти белән  столярлык, слесарьлык эшләре белән шөгыльләнәбез,   төрле  техника  ремонтлыйбыз, реконструкциялибез. Мин  дә әтием кебек инженер булырга телим. Рамкага килгәндә, аның детальләрен  мин  өйдә ясадым,  ә конкурс вакытында  аларны   пөхтә генә итеп бер-берсе белән  тоташтырдым, матур  һәм  кирәкле  әйбер килеп чыкты, – ди Илшат. – Ул барысына да ошады, – дип өстәде ул.


Калган конкурсантлар да сынатмадылар, нинди эш белүләрен күрсәттеләр.  Биремнәрне үтәү барышында Инсаф Җамалиев һәм  Салават Гәрәевның – көрәш белән, Илшат Низамиевның – акробатика белән, Салават Абдуллаҗановның баскетбол белән  шөгыльләнүе  ачыкланды, егетләрнең барысына да  футбол, хоккей ошый.


Әдәби- танып белү викторинасында егетләр  киңкырлы югары интеллектуаль белемнәрен күрсәттеләр. Сораулар әдәбиятка, халык авыз иҗатына,  архитектура һәм  спорт  тормышына кагылды. Барысы да булдырдылар!


Нәтиҗәләргә йомгак ясагач, “Татар егете-2013” конкурсы  җиңүчесе  булып  11 нче сыйныф укучысы Илшат Низамиев танылды. Бу гаҗәп тә түгел,  чөнки ул  7 нче сыйныфта  ук “Без – Тукай оныклары” республика конкурсында  катнашып,   өч мең претендент арасыннан 25 финалчы исәбенә керә,  финалда  икенче урынны яулый.


“Тамашачылар  мәхәббәте” призына  Салават Абдуллаҗанов лаек булды. Мәмдәлдән Инсаф Җамалиевның “Батыр егет” номинациясендә җиңү яулавы гаҗәп түгел, ул  милли көрәш буенча күпләгән турнирларның җиңүчесе буларак танылды. “Талантлы егет”  титулы Гадел  Равиловка бирелде,  ә “Сәләтле  егет” буларак Булат Җәләлиев  танылды. Ямаширмәдән Салават Гәрәев “Шаян егет” номинациясендә җиңүче булды, Динар Зарипов – «Уңган егет». Уйлавымча, Алмаз  Латыйповка  шушы конкурс өчен иң мактаулы  исем бирелде, ул “Милли җанлы егет”  булып танылды.


Егетләрнең һәрберсенең актив ярдәм төркеме бар иде, алар үз кумирларына  көчле алкышлар белән көч биреп тордылар. Җаваплы конкурска әзерләнүдә егетләргә  ярдәм иткән укытучылар   зур эш башкарганнар.


– Мондый конкурсларны уздыру  кирәкле һәм файдалы эш, – диде  Айбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинур Низамиева. – Туган  телне  саклау, туган  телдә аралашу,  милли традицияләрне һәм йолаларны белү һәм аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыру – җаваплы бурыч. Без, татар теле укытучылары, аны хәл итүдә үз өлешебезне кертергә тырышабыз.  Ә “Татар егете” , “Татар кызы” кебек конкурслар  яшьләрне  үз  тамырларын, туган телне,  үз халкының традицияләрен өйрәнүгә җәлеп итә.



Сания ШАКИРОВА


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International