Сугыш чоры баласы

2013 елның 11 мае, шимбә


Җиһаншин Илдус абый – яп-яшь килеш сугышның  бөтен авырлыкларын күреп, мәктәп партасын колхоз эшенә алыштырып,  гаилә туендыручыга әйләнгән буынның бер вәкиле.


Сугыш башланганда  Илдуска 11 яшь була. Олы абыйсы  Рәшит сугышка китә.  Әтиләре үпкә авыруы белән авырый – сугышка бармый кала. Абыйсы Илгизәр, әнисе Галия  белән бергәләп әтиләрен  карыйлар, ач-ялангач  булмас өчен  тормыш арбасын  җигелеп тарталар.


– Мәктәптән  кайткач, урманга утынга барабыз, әле аны урман каравылчысы  каравыллый. Кача-поса  өйгә утын алып кайтабыз. Аннан колхозда нинди эш бар – башак җыю, капчык ямау һәм башка эшләрдә  безнең кебек  балалар эшли иде, – дип искә ала  Илдус  абый бала вакытларын.


Әтиләре көчле  авырудан 1944  елда үлеп китә. Бәла ялгыз йөрми, диләр бит. Яз көне базга кар салу  вакыты җиткәч, абыйсы Илгизәр  базга  төтен сала.  Икенче көнне базга төшеп карарга була һәм шунда газ  исенә исереп үлә.  Әниләре,  баз ачык булгач, барып караса, баласын күреп ала да, ул да төшә базга.   Күрше хатыны Нәгыймә апа кермәсә, әниләре дә үлгән булыр иде. Ул, «Галия, Галия», – дип кычкыра торгач, баз ишегенең ачык икәнен күреп ала, караса – баласын кочаклап  Галия йокымсырап утыра икән. Мәктәптән ир укытучыларны чакырып, көч-хәл белән  тартып  чыгаралар. Абыйсын җирлиләр, әле ярый әниләре исән кала.


Әниләре Галия апа бик тырыш, сабыр хатын була. Ул   ирен дә, баласын да югалтса да, яшәү өчен үзендә ихтыяр көче таба. Биш вакыт намазны калдырмый, көн-төн укый, Ходайдан сабырлык сорый.


– Әни  соңыннан безгә «Балалар,  мин бу авырлыкны укып кына җиң-дем», дип сөйли   иде. Мин әле дә  әнине еш  искә алам. Аның батырлыгына, сабырлыгына  сокланам. Ул безнең өчен әти дә, дус та, иптәш тә, киңәшче да була белде, – дип сөйләгәндә Илдус абыйның күзләренә  яшь килә. Шулай шул, әниләрнең сугыш вакытындагы  батырлыкларына сокланмый мөмкин түгел!


Илдус абый Суыксу  мәк-тәбенең 7 сыйныфын «5» ле билгеләренә  тәмамлый. Дөбъяз  мәктәбендә 10 сыйныфны бетерә.


– Сугыш беткәнне  иртә белән урам радиосыннан хәбәр иттеләр.  Ул көнне авыл халкы – олысы-кечесе елады, көлде, шатланды. Берәм-берәм солдатлар – әтиләр, абыйлар сугыштан  кайта башладылар. Безнең Рәшит абыйның    хәбәре килеп торды. Ул 1946 елда гына  кайтты. “Япон сугышында катнашырга туры килде”, – дип  сөйләде абый, – дип искә ала Илдус абый.


Илдус  абый гомер буе   җитәкче урыннарда – авыл Советы рәисе, партком секретаре  булып эшләде. Соңгы вакытта ветераннар советы  рәисе булды. Ул, үткәрелгән чараларда катнашып, үзенең фикерләре белән чыгышлар ясый. Мәдәният  хезмәткәрләрен, мәктәп укучыларын һәм укытучыларын үзенең якты чырае белән каршы ала. Авыл тарихы   турында  белгән мәгълүматлары белән уртаклашып, озаклап сөйләшеп утыра.


Бүгенге көндә кызлары Эльмира гаиләсендә Солтания  апа белән Илдус абый матур гына яшиләр. Авырган  вакытта дәваларга  да, тәмле  сүз-ләрен  әйтергә дә өлгерә Эльмира.  Әле яңа гына абыйсы Эльфирның рухына багышлап  Коръән ашы үткәрделәр.


Илдус абый, 83 яшендә булса да, биш вакыт намазын  калдырмый. Кәефе  яхшы булганда  мәчеткә  җомга намазларына бара.


Җиңү бәйрәме җитте. Бала  вакыттагы сугыш хатирәләре үткәндә калсын иде. Бәхетле  картлык, тигезлек  телисе  килә Илдус абыйга. Балаларының, оныкларының күңел җылысын тоеп яшәргә, Бөек Җиңүнең тагын күп елларын каршыларга язсын иде.

 


Фидания ХӘЛИУЛЛИНА, Суыксу мәдәният йорты директоры

 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International