“Станциягә солдатларны каршы алырга яланаяк йөгердек...”

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Безнең гаилә өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – 9 Май – Җиңү көне. Мин сугыш турында сөйләгәннәрне  тыңларга яратам.


Бер хатирә мине аеруча дулкынландырды. Анда атышлар, шартлаулар да, әсир төшерелгән немецлар да юк, ул балалар йортында тәрбияләнүче кечкенә балаларның җиңүне ничек өзгәләнеп көтүләре, аның тизрәк килүен Ходайдан ялварып сораулары турында.


Бу минем яраткан дәү әнием Фәйрүзә Мөбарәкова сөйләгән тарих.


– Дәү әни, син сугышны  еш искә аласыңмы?


– Еш шул, кызым, еш. Кечкенә булсам да, безне Ленинградтан ничек эвакуацияләгәннәрен  яхшы хәтерлим. Минем әти офицер иде.  Әни белән безне тылга озатканда ул инде сугышта иде. Без ни өчендер төрле эшелоннарда бардык. Безнекендә балалар белән тәрбиячеләр генә иде. Әни мине өлкәннәр яныннан китмә, дип кисәтте, мине шул коткарып калды да. Безнең эшелонны   бомбага тоттылар. Мин  куркуымнан тәрбиячегә чытырдап ябыштым. Ул   безне үз тирәсенә җыйды да, пышылдап кына: ”Янымнан беркая да китмәгез, еламагыз, курыкмагыз!” – дип юатты. Ул  вакытта  урманга таба йөгергәннәр һәлак  булган, диләр, ә без тимер юл буеннан бардык та бардык. Күпме барганыбызны  хәтерләмим. Куркудан бөтенесе онытылып беткән. Үзебезнең солдатларның кайнар чәй  эчерткәннәре генә  хәтердә...


– Аннары балалар йортына эләктеңме?


– Әйе, аннары балалар йорты булды. Исәнме минем әни, юкмы, аны кая эвакуацияләгәннәр, миңа берни дә  билгеле булмады.  Боларны ачыклаганчы  мине тылга, Татарстанга җибәрделәр. Казан янында  хәрбиләрнең балалары  яши торган балалар йорты бар иде.  Көн саен әни мине моннан килеп алыр, дип хыяллансам да, без аның белән сугыштан соң гына очраштык.


– Анда яшәве авыр булгандыр инде?


– Җиңел булмады. Анда төрле милләттәге, төрле  яшьтәге  балалар бар иде. Кемдер оккупация газабын да кичергән, берничә кызның күз  алдында  бөтен гаиләсе һәлак булган. 


Безнең балалар йорты  бер  байның  элекке усадьбасына урнашкан. Янәшәдәге авыл мәктәбенә  йөрибез. Баштарак безгә  авыл балалары  бәйләнеп интектерде, хәтта сугышырга да туры килгәләде. Безне мәктәпкә бер сафка тезеп алып баралар, ә авылныкылар: ”Немецлар! Немецлар!” – дип кычкыралар һәм кар йомарламнары ыргыталар. Мәктәпкә барып җиткәнче өстебез ап-ак  кар була торган иде. Ә нишли аласың? Түзәргә туры килде. Һәр кичне бер-беребезне: ”Иртәгә иртән яхшы яңалыклар  булачак!” – дип  тынычландырдык. Иртән радиоалгычлар янына  җыелабыз, Левитан тавышын  шуның кадәр дә  өйрәнеп бетердек,  яңалыкларның яхшымы-начармы икәнлеген беренче сүзеннән үк аңлый идек.


– Ә  Җиңү турында ничек белдегез?


– Җиңү турында безгә тәрбияче әйтте. Иртән иртүк бүлмәгә йөгереп керде дә: ”Торыгыз! Торыгыз! Җиңү!” – дип кычкырырга тотынды. Без сикереп тордык та, өстебезгә дә киеп тормыйча,  яланаяк килеш станциягә поездларны каршы алырга йөгердек. Бертуктаусыз кычкырабыз, елыйбыз, ә үзебез һаман йөгерәбез. Һәркем әнисен яки әтисен чакыра... Авыл кешеләре исә, мондый шау-шуны ишеткәч, балалар йортына  һөҗүм иткәннәр, ахры, дип уйлаганнар.     Сәнәкләр  һәм балталар күтәреп, безне якларга  кузгалганнар. Ә без аларга җиңү турында әйттек. Шатлануларын күрсәгез иде! Көләләрме алар, елыйлармы – һич аңларлык түгел. Аннары бөтенебез бергәләп станциягә  киттек, җиңү яулангач, безгә солдатлар бүген үк әйләнеп кайтырга  тиешләр кебек тоелды. Менә  шулай итеп без немецларны да җиңдек, авыл кешеләре белән дә дуслаштык! Моннан соң алар безне кыерсытмадылар, киресенчә, якларга  тырыштылар  һәм хәтта  күчтәнәчләр  дә  биргәләделәр.


– Дәү әни, ә син Җиңү салютын яратасыңмы? Бик матур бит ул!


– Юк, кызым,  яратмыйм, бәйрәм фейерверкы  алдыннан тәрәзәләрне әйбәтләп ябып куям. Петарда  шартлатулар да  балачагымда кичерергә туры килгән бомбага тотуларны  исемә  төшерә.


Фото с сайта chtz-uraltrac.ru



 

 


Ләйлә МӨБАРӘКОВА, 1 нче Биектау мәктәбенең 6 А сыйныфы укучысы

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International