Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

2013 елның 8 мае, чәршәмбе


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  дүшәмбе көнне Биектау районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән ул  Арча районы белән тоташкан урыннан алып, Әтнә районы чигенә кадәрге  басуларны  вертолеттан күзәтте. Аннары,  хуҗалык җитәкчеләре һәм  авыл җирлекләре башлыклары алдында киңәшмәдә чыгыш ясаганда, быелгы елның авыл кешеләре өчен уңышлы  башланып китүен билгеләп үтте. Республиканың алдынгы районнарыннан калышмас өчен биектаулыларга авыл хуҗалыгыннан керем күләмен арттырырга киңәш итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International