Бөек Ватан сугышы ераклашканнан-ераклаша бара. Ә менә фронтовиклар батырлыгы халык хәтеренә мәңгелек булып кереп урнашты. Сугышчылар гаиләләрендә кырыс кырыгынчы елларны, фронттагы иптәшләрен элеккечә үк еш искә алалар.
Сая авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Фоат Габделхаковка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее һәм Җиңү көне белән котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, урындагы җитәкчеләр, балалары һәм оныклары килгән. Сүз, әлбәттә, сугыш чорына кагылмый кала алмый, чөнки аның турындагы истәлек фронтовиклар өчен иң изгесе.
Сугыш башланганда Дөбъяз МТСында хисапчы булып эшләүче Фоат Габделхаковка унҗиде яшь була. Әтисе Габделхак абый һәм абыйсы сугышның беренче айларында ук фронтка китәләр. 1942 елның җәй башында Фоатка да чакыру кәгазе килә. Хәрби эшелон Татарстаннан яңа алынганнарны Мәскәүгә китерә, Фоат анда хәрби белгечлеккә өйрәнергә тиеш була. 6 ай укыганнан соң атучы-төзәүче (наводчик) белгечлеге ала һәм танк частенә билгеләнә. Машина-трактор станциясендә хезмәт чыныгуы алган авыл егете фронттагы авырлыкларга да түзә. Үзе йөрткән танк белән янарга да, ватылырга да, елга аша кичәргә дә туры килә. Танкист Фоат Габделхаков Днепрдагы көрәштә, Украина башкаласы Киевны азат итүдә катнаша. Польшада каты сугышлар бара, бигрәк тә Краков шәһәре өчен. Составында Сая егете дә булган танк часте Европаның иң матур шәһәрен азат итүдә актив катнаша.
– Безгә Берлинга барып җитәргә дә ерак калмаган, нибары 22 километр ара иде, – дип исенә төшерә фронтовик. – Әмма сугышларның берсендә танкны шартлаттылар һәм мин каты яраландым.
Фоат Габделхаковның аяклары һәм калак сөяге нык җәрәхәтләнә. Ул Кавказдагы Ессентуки госпиталенда алты ай дәвалана. Туган авылына 1 нче группа инвалид булып әйләнеп кайта. Фронтта алган яралар үзләрен гел искә төшереп торып, озак төзәлмәсәләр дә, Фоат кул кушырып утырырга җыенмый. Авылга ир-атларның тырыш куллары бик тә кирәк була.
– Безнең Сая авылыннан фронтка ике йөзләп кеше китте. Шуларның 35е генә әйләнеп кайтты, – дип ачынып искә төшерә ветеран. – Сугыш һәркайсыбызда тирән эзләр калдырды, мин әле бүген дә төшемдә сугыш, полкташларымны, танклар күрәм...
Сугыштагы кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Фоат Габделхаков күп кенә сугышчан медальләр белән бүләкләнгән. Тыныч чорда аларга тагын хезмәт казанышлары өчен бирелгәннәре дә өстәлә.
Фоат, фронттан әйләнеп кайтып, бераз дәваланганнан соң, үзе эшләгән МТСка килә. Эшчән, җаваплы, намуслы, тырыш, максатчан егетне тиз күреп алалар. 1948 нче елда ул Дөбъяздагы нефть базасы мөдире итеп билгеләнә, 1956 нчы елда Г.Тукай исемендәге колхозга рәис итеп сайлыйлар (ул вакытта Саядагы колхоз шулай дип атала).
Сугыштан соң эшче куллардан мәхрүм калган хуҗалыкны торгызуы бер дә җиңел булмый. Фоат Габделхак улы чәчү, печән әзерләү, урып-җыю чорында эшне үз вакытында тәмамлау өчен басудан бөтенләй кайтып та керми. Алтмышынчы елларда аны Усад сельпосына рәис итеп билгелиләр.
– Кырык бер авылны кирәк булган барлык әйберләр белән тәэмин итү зарур иде, – дип сөйли Фоат абый. – Ә ул елларда товарлар белән дә, азык-төлек белән дә кыен булды. Соңгы елларда пенсиягә чыкканчы ул Дөбъяздагы төзелеш оешмасында прораб булып эшли.
Фоат абый белән бергә гомер юлын аның тормыш иптәше Сания апа да узган. Ул – иренең яшьтәше, аңа 1 июньдә 90 яшь тула. Шушы буынның барлык кешеләре кебек, аңа да тылда сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Иртәдән кичкә кадәр ул, фронттан хәбәрләр көтеп, әнисе белән кырда эшли. Тик, кызганычка каршы, абыйларының үлгән хәбәре килә. Аны искә төшереп Сания апаның әле дә күзләренә яшьләр килә. Буйга җиткән, ныгыган кызларны окоплар казырга, урман кисәргә җибәрәләр. Бу эшләр Санияне дә читләтеп узмый, ул тылдагы хезмәт авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә. Сугыш бет-кәч, ул балачактан ук үзе ышанычлы, изге күңелле кеше буларак белгән авылдашы Фоатка кияүгә чыга. Алар биш кыз, бер малай үстерәләр. Уллары, әти-әнисенең йөрәгендә төзәлмәс яра калдырып, бик яшьли һәлак була. Фоат абый һәм Сания апа балаларына белгечлек алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Оныкларны үстерергә булышалар. Бүген Габделхаковларның 10 оныгы, 12 оныкчыгы һәм оныкчыгының 1 баласы бар. Фоат абый белән Сания апа, бер-берсенә ышанычлы терәк, ярдәмче булып, балаларының даими кайгыртуын тоеп, 66 ел бергә гомер кичерәләр.
– Безнең гаиләбез бәхетле, – ди Сания апа. – Фоат һәрвакыт кайгыртучан ата булды, без бүген дә балаларыбызның һәм оныкларыбызның кайгыртуында, мул тормышта яшибез, Аллаһы Тәгаләдән аларга иминлек һәм сәламәтлек, тормышларында уңышлар сорыйбыз.
Ветераннар бәйрәм көнендә яраткан фильмнарын карау һәм сугышчан иптәшләрен искә төшерү өчен түземсезлек белән Җиңү көнен көтәләр. Нәкъ моннан 68 ел элек көткән кебек.
Разия АБЗАЛОВА