Казан дәүләт аграр университеты студентлары Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшен өйрәнәләр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетының 3 нче курс студентлары республика хуҗалыкларында җитештерү практикасын узалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, җитештерү практикасына 206 кеше җибәрелгән – болар булачак инженерлар һәм агрономнар. Алар арасында 57се максатчан юллама буенча укыйлар.

Хуҗалыкларда практик күнекмәләрне уңышлы узу өчен барлык шартлар булдырылган.

Мәсәлән, Инсаф Нуриев һәм Ядкәр Идиятов Арча районының «Ак Барс Агро» ҖЧҖендә практика узалар.

“Минем бу хуҗалык белән контрактым бар. Аның буенча мин уку дәвамында хуҗалыктан стипендия алам, ә югары уку йортын тәмамлаганнан соң бирегә эшкә кайтачакмын. Контракт шартлары буенча 5 ел эшләргә тиеш булам”, - ди Инсаф Нуриев.

Ул шушы якларда, Сикертән авылында туган һәм булачак һөнәрен  дә  үз теләге белән сайлаган. Әтисе гомере буе хуҗалыкта механизатор, бригадир, идарәче булып эшләгән. Һәм еш кына үзе белән улын да ала торган була. Инсафка, бирегә кайткач, 2006 елда чыккан МТЗ-1221 тракторын, ә аның дусты Ядкар Идиятовка 1986 елгы МТЗ-82 тракторын биргәч тә, егетләр төшенкелеккә бирелмиләр. Әйе, тракторлар еш ватыла – искеләр бит инде, әмма уңай ягы да бар – егетләр кулы аша әлеге техниканың бөтен детальләре уза. Ә бу киләчәктә үз көчеңә ышаныч бирәчәк.

Бу көннәрдә егетләр башка механизаторлар белән беррәттән кыр эшләрендә катнашалар. Мехпаркка иртәнге 6 нчы яртыда ук киләләр, үз тракторларын кырга чыгу өчен әзерлиләр, ә өйләренә инде кояш баеганда гына кайталар.

Инсаф авыл хуҗалыгы хезмәтенең җиңел түгеллеген бик яхшы белә. Әмма анда кызыктыргыч нәрсәләр дә күп. «Иң мөһиме – син үзеңне зур һәм мөһим эштә катнашучы итеп тоясың - икмәк үстерәсең, илне туендырасың. Бу җитди этәргеч», - дип сөйли Инсаф.

Ә булачак инженер Наилә Закирова практикага «Продпрограмма» АПК ҖЧҖенең иярчен предприятиесенә - «Ремагро»ҖЧҖенә җибәрелгән.

-Башта безгә әлеге зур хуҗалык буенча экскурсия оештырдылар. Мин үзем шәһәр кызы, авыл белән әбием янына кайтып йөрү буенча гына таныш. Шуңа күрә миңа барысы да кызык иде:сыер саву залларында сыерларны ничек савалар, чәчү ничек уза, техниканы азык җыюга ничек әзерлиләр - боларның теориясен белсәң дә, практикада күпкә кызыграк, - дип сөйли ул.

Наилә башка студентлар белән бергә саву аппаратлары өчен форсункаларны юа, төзәтә, андый  эшләрдән бушаган арада  эш кәгазьләрен өйрәнә һәм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International