Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, мөлкәт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымнарны салым хәбәрнамәсен алганчы ук түләүнең өстәмә ысулы - бердәм салым түләве барлыкка килде.
Бу - электрон «аванс янчыгы» аналогы, анда граждан мөлкәт, җир һәм транспорт салымнарын, шулай ук, керемнәргә салым исәпләнгән, әмма салым агенты тарафыннан тотылмаган очракта, физик затлар кеременә салымны түләү өчен алдан ихтыярый рәвештә акча күчерә ала.
Кертемне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта эшләргә була. Салым түләүче акчалар кертү вакытларын һәм конкрет саванс суммасын мөстәкыйль билгели. «Акча янчыгын» үзеңдә генә түгел, ә өченче затларда да тулыландырырга мөмкин. Салым органы җыелган акчаларны башта бурыч түләүгә (әгәр ул булса) җибәрә, аннары, кечерәк салым суммасыннан башлап, булачак түләүләр счетына кертә.
Бердәм салым түләвен башкарганда реквизитлар тутыру барышында була торган хаталар булмый, түләү сроклары турында да борчылырга кирәкми.
Салымны Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы яки турыдан-туры «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» (акча янчыгы функциясе) аша түләргә мөмкин.
Булачак түләүләр счетына акчаны кертү салым органы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә түбәндәгечә башкарыла:
-салым түләүчегә салым хәбәрнамәсен җибәргәннән соң ун көннән дә соңга калмыйча;
-яки салым хәбәрнамәсе җибәрелгәч, бердәм салым түләве бюджетка кергән көннән соң, әмма, кечкенәрәк суммадагы салымнан башлап, салым түләүнең билгеләнгән срокларыннан да соңга калмыйча, эзлекле рәвештә башкарыла.
Салым йөкләмәләре счетына китмәгән акчаларны граждан, тиешле гариза биреп, кире кайтарырга, йә булачак түләүләр счетына калдырырга хокуклы.