UNI TV, мобиль кушымта, элемтә үзәге...

2013 елның 5 мае, якшәмбе

Универсиада интернетны яулый. Рәсми сайт, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә инде Уеннарның рәсми каналы да кушылды. Чиратта – мобиль кушымталар.


YouTube Универсиаданы читтә калдырмады. Уеннарның рәсми каналы – UNI TV нәкъ менә биредә урнашкан. Ютубтагы барлык мәгълүматны зур ике төркемгә бүлергә мөмкин. Берсен – Универсиада дирекциясе каршындагы UNI TVның үз тапшырулары. Икенче өлешен исә, гомумән, Универсиадага кагылышлы башка чыганакларның тапшырулары.


Әлбәттә, каналның төп максаты – Уеннар белән таныштыру. Алып баручылар Универсиада программасына кергән спорт төрләре, аларның тарихы, бүгенгесе, күренекле спортчылар, билет программасы, бәяләр, дирекциянең эчендәге тормыш хакында сөйли. Универсиада илчеләре белән кызыклы гына әңгәмәләр урнаштырылган. Әйтергә кирәк, яшь алып баручылар да үз эшләренә җаваплы карый, тапшырулар кызык, креатив, мантыйкый яктан төзек, эзлекле эшләнгән. Тапшырулар рус һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Әлегә татарча тапшырулар күренмәде.


UNI TV интернет-телеканал Универсиада тәмамнланганчы эшләр дип уйланыла, аңа кадәр йөзләп тапшыру эшләү планлаштырыла.
Соңгы көннәрдә генә дирекция “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада буенча юлнамә” дип исемләнгән мобиль кушымта да чыгарды, ул iOS нигезендәге мобиль җайланмалар өчен көйләнгән һәм рус, инглиз һәм татар телләрендә эшләнгән.


“Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты хәбәр иткәнчә, мобиль кушымта ярдәмендә аны кулланучы ярышларның җәдвале (расписание) турында мәгълүмат таба һәм соңгы яңалыклар белән таныша алачак, он-лайн режимда медальләр таблицасындагы үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеге булачак. Шунысы үзенчәлекле, кушымта бушлай таратыла, аны App Storeдан алырга мөмкин, шулай ук Kazan 2013, Универсиада, Универсиада 2013, Universiade, Universiade 2013 тэглары белән табарга була. Гаджетны камилләштерү дәвам итә һәм тиздән аның яңа версияләре барлыкка киләчәк. Өстәвенә, якын араларда кушымта Android платформасында эшләүче гаджетлардан файдаланучылар өчен дә яраклы булачак.


Әлеге кушымтаны кулланганда туган барлык сораулар белән түләүсез шалтыратулы 8-800-550-2013 (бердәм федераль номер) һәм 124 (Татарстан Республикасында кесә телефоннары өчен) номерлары белән Универсиаданың Элемтә үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Сүз уңаенда, Элемтә үзәге бүгенге көндә 3 телдә – рус, татар, инглиз телләрендә мәгълүмат бирә. 25 июньнән исә үзәк тәүлек әйләнәсендә  рус, татар, инглиз, француз һәм испан телләрендә эшли башлар дип планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International